Мозаффар Фаррахов исеме райондашларыбызга Минзәлә подстанциясе начальнигы буларак таныш. 1974-1999 елларда ул җитәкчелек иткән район электр челтәрләре зур үзгәреш кичерә. Шулай ук Мозаффар Тимерхановичны укучыларыбыз район газетасында басылган эчтәлекле мәкаләләре, шигырьләре аша да беләләрдер.
Бикбау авылында туып-үскән, шунда җидеелык мәктәптә белем алган, сугыш һәм сугыштан соңгы авыр чорларда авыл тормышының утын-суын кичкән, армия шулпасын эчкән егетебез 1962 нче елда Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетына читтән торып укырга керә һәм 1968 елда аннан журналист белгечлеге алып чыга. Берара бораулаучы ярдәмчесе, укытучы, партком секретаре булып эшләп алгач, язмыш сукмак-лары аны редакциягә алып килә. Монда ул авыл хуҗалыгы бүлеген җитәкли. Ләкин гомеренең күп өлеше элемтә һәм электр белән бәйләнгән. Энергетика өлкәсендә ул 25 ел хезмәт куя. Кайда гына эшләмәсен, аны уңган, тырыш, кешелекле булганы өчен хөрмәт итәләр, исеме һәрчак мактаулылар рәтендә була.
Шушы көннәрдә Мозаффар ага истәлекле көнен – 80 яшьлек юбилеен билгеләп узды. Тынгысыз җитәкче инде күптән лаеклы ялда. Тормыш иптәше Фәния апа белән гаилә җылысы сирпелеп торган йортларында матур гына гомер итәләр. Туган көне уңаеннан редакциябезнең күптәнге дусты булган Мозаффар абыйның хәлен белеп кайтырга булдык.
Өй ишекләрен ачып керүгә үк ачык йөзле, кунакчыл Фәния апа каршы алды. Куллар биреп күрешкәч, түр якка уздык. Әлеге бүлмәдә Мозаффар абый, зур шахмат тактасына тезеп куйган фигураларына карап, уйга чумып утыра иде. Телевизор да эшли, анда татарча сериал бара. Кунак барлыгын күрү белән җәһәт кенә шахмат фигураларын җыя башлады.
– Икегез уйныйсызмы әллә? – дип сорыйм Фәния ападан.
– Юк, юк мин уйный белмим. Үзе белән үзе уйный ул, – дип җавап кайтарды хуҗабикә. Үзең белән үзең уйнарга күпме сабырлык һәм акыл кирәк бит: бер башта берьюлы ике төрле капма-каршы фикер тудырып, үзең өчен дә, уйдырма көндәшең өчен дә уйларга кирәк. Шундый саллы гына яшьтә башны болай эшләтә алу гаҗәп күренеш.
Хәлләрегез ничек, ниләр эшләп ятасыз, дигән сорауга җор телле Мозаффар абый «Такташтагыча» дип, тормышының тыныч кына, бер агымда баруын белдереп, шигырь юллары белән җавап кайтарды.
Мозаффар абый кечкенәдән үк һәр нәрсәне хәтерендә калдыручы, тирәнтен фикер йөртүче бала булып үсә. Аның өстенә шигырьләр яза, спорт белән шөгыльләнә. Мәктәптә укыган чагында авыл яшьләрен Минзәләгә ярышка алып киләләр, шунда Мозаффар абыйга яхшы күрсәткечләре өчен велосипед бүләк итәләр. Ә ул район үзәгенә болай да велосипед белән килгән була. Ничек итсә итә – берсен җитәкләп, берсенә атланып кайтып җитә егетебез Бикбауга. Математика, физика, химия кебек фәннәрдән дә бик көчле укучы була ул. Хәзер дә мәктәп дәреслекләрендәге мисалларны, мәсьәләләрне бик тиз чишеп бирә ала, ди Фәния апа тормыш иптәше хакында.
Кешеләр көнләшерлек гүзәл пар инде менә 50 нче елын бер- берсен аңлап, яратып, хөрмәт итеп, шатланышып яши. Алар бергәләп 3 ул үстергәннәр. Балалары да әти-әниләре кебек үк хезмәт сөючән булып үскәннәр, барысы да энергетика өлкәсендә хезмәт куя. Быел Түбән Кама электр челтәрләре оешуга 50 ел. Шул уңайдан Фарраховлар династиясен Түбән Камада узган бәйрәм тантанасына чакырганнар. “Бишебезне дә сәхнәгә чакырып чыгарып алкышладылар, мактау грамоталары, медальләр бирделәр. Бу өлкәдә эшләү буенча бишебезгә 119 ел хезмәт стажы җыела икән” – дип шатлыгы белән уртаклашты Мозаффар абый. “Линия жизни” дип аталган энергетикларга багышланган китапта да Фарраховлар фамилиясе еш очрый.
Яшьләр күбрәк киләчәкләрен, хыялларын сөйләргә яратсалар, өлкәннәр элеккеләрне барлыйлар, хатирәләрен яңарталар. Мозаффар абый белән Фәния апа да үткән гомерләрен, хезмәт елларын, Екатерина II күпере янәшәсендәге подстанция буендагы йортларында яшәгән елларын сагынып һәм горурланып еш телгә алдылар.
– Аллага шөкер, бөтен уңай- лыклары булган үз йортыбызда яшибез, сәламәтлекләребез дә зарланырлык түгел. Балаларыбыз – Дамир, Данил, Рамил үз гаиләләре белән җитенке тормышта яшиләр. Сөеп туя алмаслык 6 оныгыбыз бар. Шулар бәхетенә, шатлыгына куанып, алар ярдәмен, ихтирамын тоеп яшибез. Бер-берең белән кул тотынышып, шатлыкны да, кайгыны да уртак итеп яшәгәч, 50 ел бергә яшәгән гомер 5 ел кебек узган да киткән. – ди Мозаффар ага белән Фәния апа. Әйе, яшәгәч, янып эшләргә, балкып яшәргә кирәк ул. Башкарган хезмәтләренә дә, гаилә тормышларына да тел-теш тидерерлек түгел. Нинди генә теманы сөйли башламасыннар – горурланып һәм ләззәтләнеп сөйли алар. Ә күзләрендә – бер-берсенә карата булган ярату һәм ихтирам чагыла.
– Җитәкче булу авырмы? – дим Мозаффар абыйга.
– Юк, әллә-ни авырлыгы булмады, – ди ул. – Шулай да җитәкче вакытта иң үзәккә үткәне транспорт булмавы иде. Авыллардагы подстанцияләргә ДТ тракторына утырып чыгып китәр идек, анда икешәр тәүлек кайталмый яткан чак- лар да булды инде, – дип кабат истәлекләргә кереп китәбез. Ул җитәкчелек иткән заманда авылларда коры җирдә подстанцияләр төзелә, баганалар алыштырыла, бу эшләрне башкарырдай белгечләр, эшчеләр кирәк, аңа өстәп гаилә тормышы, күтәрелеш еллары – боларның авырлыкларын Мозаффар абый гына беләдер.
Мозаффар абыйны белү- челәр аны мәһабәт гәүдәле, мөлаем йөзле, шаян телле, киң күңелле, сабыр кеше буларак хәтерлиләрдер. Ул бүген дә нәкъ шундый. Җәй көннәрендә Фәния апа белән йорт янәшәсендәге бакчада, ишегалдында кайнашсалар, көзге яңгырлы көннәрдә үзләренә өй эчендә эш табалар. Мозаффар абый һаман да белем өстәү белән мәшгуль – китаплар укый. Коръән сүрәләре язылган ике калын китапны укып чыккан инде, хәзер өченче томга керешкән.
– Күп газеталар алмыйбыз, ди Фарраховлар. – “Минзәлә” газетасы район яңалыкларын да, республиканыкын да җиткереп бара. Килгәнен көтеп алып, һәр хәрефен җентекләп укып барабыз, – ди алар. Татарча сериалларны да яратып карыйлар икән.
Мозаффар абыйга юбилее уңаеннан исәнлек-саулык, балалар бәхете, иминлек, тормыш иптәше Фәния апа белән озын-озак гомер итүләрен теләп калабыз.
Дифиза НУРИЕВА