Синең яшьтәшең

2014 елның 24 октябре, җомга

Бу рәсемдә үз яшьтәшләре арасында районның иң яхшы йөзүчесе исемен алып кубок белән бүләкләнгән, республика, Идел буе федераль округы бәйгеләрендә призлы урыннарны алган, шулай ук Татарстан данын яклап чыгыш ясаган шәһәрнең 2 нче урта мәктәбендә бик яхшы билгеләренә укучы Эмиль Кутдусов (рәсемдә).

Аның ничек итеп йөзү спорты­на килүен, дөресрәге ничек итеп беренче тапкыр суга керүен кы­скача гына сөйләп үтәсе килә. Ул балаларын йөзү секциясенә бирергә теләүче ата-аналарга кызыклы булыр дип уйлыйм.

Ул көн саен кичке якта, әнисе белән бассейнга абыйсын кар­шыларга килде. (Абыйсы Ка­мил, шулай ук үз яшьтәшләре арасында районның иң яхшы йөзүчесе, кубок иясе). Зәңгәр күзле, әнисенең итәгеннән ае­рылырга да куркып торучы, ор­чык буе гына бу малай нәрсәсе беләндер үзенә җәлеп итте. Җаен табып мин моны йөзү секциясенә йөри башларга үгетли башладым. Әмма безнең үгет-нәсихәтләр, ялынулар бар­сы да бушка булып, бер-ике сүз белән генә кире кайтарылып килде. Шулай йөри торгач бер ел вакыт үтеп тә китте. Мин тагын берничә тапкыр ул теләгемне тормышка ашырырга тыры­шып караганнан соң бер нәрсә дә килеп чыкмасын аңлап бу фикеремнән кире кайтырга уй­ладым, дөресрәге кул селтәдем.

Әмма күпмедер вакыт узгач, ничектер, тагын сынап карарга уйладым. Бу минем соңгы шанс иде һәм көтмәгәндә миңа бәхет елмайды – ул ризалашты. Әмма суга керү маҗаралары алда бул­ган икән. Ул хәтта кечкенә бас­сейнга да минем белән түгел, әнисенең кочагында да керергә теләмәде. Безнең үгетләүләргә дә, ялынулар да аңа берни­чек тә тәэсир итмәде. Суга керә башлауга аның кычкыру­ыннан бассейнда йөзүчеләр сәерсенеп карап тора иде. Без аптырап тагын бассейннан чы­гып китәргә мәҗбүр булабыз. Шулай да озак кына тырышкач, без кече бассейнда йөзү техни­касы серләренә төшенә башла­дык. Әмма кечкенә бассейнда шөгыльләнеп кенә бәйгеләрдә катнашып булмый. Миңа аны тиздән зур бассейнга алып менәргә кирәк иде. Әмма безне анда тагын да кызыграк хәлләр көтә булып чыкты. Аның берни­чек тә зур суга керәсе килмәде. Шулай да үгетли торгач баскыч­тан суга төшергә күнектердек. Шулай итеп, тагын берничә көн үтеп китте. Без инде баскычтан аерылып бер кул белән суны ишә башладык, әмма икенче кулны бассейн бортыннан ыч­кындыру өчен тагын берничә көн үтте. Хәзер инде мин борт буйлап, икенчебез аның икенче ягыннан, өченчебез алдан са­клап йөзә башладык. Соңыннан ярдәмгә ау такталары ярдәмендә үзе генә йөзә баш­лады. Бу хәлләр октябрь, но­ябрь айларында булып, өч ай­лап вакыт узгач, икенче елның февралендә ул инде районара ярышларда җиңеп чыкты.

Редакциядән: Без сезгә тренер (педагог) һәм әти- әнисенең тырышлыгы белән баланың нинди уңышларга ирешүен бәян иттек. Шундый тарихлар белсәгез, язмагызны безгә юллагыз. Төрле яшьтәге р а й о н д а ш л а р ы б ы з н ы ң җиңүләре белән бергәләшеп куаныйк.

Алфир САФИУЛЛИН,

йөзү буенча тренер

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International