Россия Пенсия фонды 15 октябрьне Бердәм пенсия грамоталылы көне дип игълан итте, ил буенча мәктәп укучылары һәм урта махсус уку йортлары студентлары өчен пенсия белән тәэмин ителеш нигезләре турында дәресләр узды.
Безнең шәһәрдә дә авыл хуҗалыгы техникумы студентлары Пенсия фонды эшчәнлеге, аларның нинди функцияләр башкаруы белән таныштылар. Экскурсия барышында идарә начальнигы Эльвира Хәбибуллина 2015 нче елның 1 гыйнварыннан көченә керәчәк яңа кагыйдәләргә тукталды, чөнки әлеге үзгәрешләр бүгенге көн яшьләренә турыдан-туры кагыла.
Бу көн укучы яшьләр арасында ел ахырына кадәр дәвам итәчәк мәгълүмати аңлату кампаниясенә старт бирде.
Пенсия фондының мондый акцияләре традициягә керде. Алар пенсия культурасын формалаштыруга, пенсия һәм социаль грамоталылыкны күтәрергә ярдәм итә.