Һәркем эшләргә хокуклы

2014 елның 22 октябре, чәршәмбе

Минзәлә районында иректән мәхрүм итү учреждениеләреннән кайткан гражданнарга җәмгыятьтә үз урыннарын табарга ярдәм итү йөзеннән төрле ведомстволар арасында махсус группа төзелде. Әлеге затларга адаптацион характерда төрле чаралар уздыру максатыннан әлеге эш группасы составына Мәшгульлек үзәге дә кертелде.

ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы карары нигезендә, 2014 ел өчен Минзәлә районында социаль яклауга аеру­ча мохтаҗ һэм эшкә урнашуда кыенлыклар кичерүче гражданнар (ирекләреннән мәхрүм итү учреждениеләрендә хөкем карарын үтәп, иреккә чыккан затлар) өчен 4 эш урыны резервланган.

Резервланган урыннарга ирекләреннән мәхрүм итү учреждениеләрендә хөкем карарын үтәгән затларны эшкә алган эш бирүчеләргә эшкә түләү буенча киткән чыгымнарны компенсацияләү про­граммасы эшли.Агымдагы елның 1 гыйнвар - 1 ок­тябрь айлары аралыгында Мәшгульлек үзәгенә иректән мәхрүм итү учреждениеләреннән кайт­кан 6 граждан мөрәҗәгать итте. Аларга хезмәт базары турында мәгълүмат бирү, һөнәр буенча укыту, кабаттан укыту, психологик ярдәм итү, җәмәгать эшләренә, махсус резервланган урын­нарга эшкә урнаштыру, үзмәшгульлекләрен оеш­тыру буенча дәүләт хезмәтләре күрсәтелде.

Шулай ук Мәшгульлек үзәге Минзәлә тикшерү изоляторы белән килешү төзеде. Килешү нигезендә, үзәк белгечләре мобиль офис рәвешендә изоляторга барып, һөнәри юнәлеш бирү мәсьәләләре буенча ирекләре чикләнгән гражданнар белән әңгәмәләр коралар, анке­та тутырталар. Моннан тыш, Мәшгульлек үзәге белгечләре иреккә чыгарылачак кешеләргә эшкә урнашу мәсьәләре буенча консультацияләр бирәләр.

Татьяна СӘМИГУЛЛИНА,

Мәшгульлек үзәге директоры

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International