Район җирлегендәге эшмәкәрләр һәм фермерлар өчен үз эшләрен киң җәелдерү максатында Татарстан Республикасының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы линиясе нигезендә “Лизинг-грант” системасы буенча алган җиһазлар өчен акчалар алып була. Әлеге акчалар 70х30 күләмендә бирелә, ягъни 3 миллион сумга кадәр алынган җиһазларның 70 процентына ТР хөкүмәте бирә, калган 30 процентын гына үзеңә түлисе кала.