4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге һәм 6 ноябрь – Татарстан Конституциясе көне уңаеннан ноябрь башында республика халкын яллар көтә. Шул рәвешле 1, 2 һәм 3 ноябрь – ял көннәре, 4 һәм 6 ноябрь – бәйрәм көннәре булып санала. 5 ноябрьдә Татарстан халкын бәйрәм алды кыска эш көне көтә.