Узган атнада Яр Чаллы икмәк продуктлары комбинаты Бикбау авылы халкына түбән хактан он һәм көрпә сатты. Бөркәвечле КамАЗ машинасына төялгән 140 капчык югары сортлы онны һәм 30 килограммлы 120 капчык көрпәне бикбаулылар бик тиз бушатканнар, хәтта кайберәүләргә җитми дә калган. Авылга килгән алыпсатарлар югары сортлы онның бер капчыгын меңнән артыкка сатып йөрсәләр, монда ул 800 сум гына булган. Халык мәнфәгатьләрен кайгыртып, шушындый ярминкә оештырганнары өчен авыл халкы үзе сайлап куйган депутат Алмаз Шәриповка һәм район башлыгы Айдар Салаховка рәхмәтле. Мондый ярминкәләр заявкалар булганда башка авылларда да үткәреләчәк.