Йөзьяшәрләр бездә дүртәү

2014 елның 15 октябре, чәршәмбе

Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау оешмалары хезмәткәрләре 100 яше тулган татарстанлыларның исәбен белергә булганнар.

Нәтиҗәдә, республиканың иң өлкән кешесе булып Әлмәт районында гомер итүче 108 яшьлек хатын-кыз исәпләнгән. Минзәлә районында исә 100 һәм аннан да өлкәнрәк яшьтә булган 4 кеше (әйтергә кирәк, аларның барысы да хатын- кыз) яши. Иң озак гомер итүче Миңнеямал Шәрипова Тулбай­да яши, аңа 102 яшь. Гөлектә яшәүче Хәмидә Гарифуллинага октябрь башында 100 яшь тул­ды. Тагын бер райондашыбыз үзенең 100 еллык юбилеен 31 декабрьдә билгеләп үтәчәк, ул Бикбауда гомер итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International