Иркәнәштә 29 сарык корбанга чалынды

2014 елның 15 октябре, чәршәмбе
4 октябрьдә мөселман дөньясы Корбан гаетен билгеләп үтте. Иркәнәш авылында әлеге күркәм чарага алдан ук хәстәрлек эшләре күрелде. Һәр ел­дагыча, аларның эшмәкәр депутаты, химаяче Равил Миңнехуҗин олы бер үгезне җиде кеше исеменнән чалдырды. Үгез итенең бер өлешен Минзәләдәге картлар һәм гарипләр йортына, Матвеевка авылындагы “Тургай” балалар приютына илтеп бирделәр. Итнең калган өлешеннән җирлекнең авылларында Корбан ашы уздырылды. Шулай ук авыл халкы да бу изге эштән калмады, барлыгы 29 баш сарыкны корбан итеп чалдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International