Бүген “Дәүләтов” яшелчә хуҗалыгында 420 гектар җир бар. Ел саен аның хуҗалыгы 120 гектар мәйданда бәрәңге, 37 га – кишер, 25 гектарда чөгендер үстерә. Быел ул беренче тапкыр 10 гектарда кара торма утырткан.
– Яңа елдан соң кара тормага сорау зур булачак, чөнки кешеләр анны
дәвалау максатында кулланачак. Бу яшелчәне без беренче тапкыр үстердек, шуңа күрә тәҗрибә җитеп бетмәде. Кайдадыр эре, кайдадыр вак булды. Киләчәктә барысы да тиешенчә булачак, – диде эшмәкәр. Хуҗалыкта эшләүчеләрнең саны сезонга карап үзгәрә. Иң кызу көз чорында монда 12 кеше эшли. Яшелчәләр 4 с кладта с аклана Ш улай ук үз көчләре белән сортларга аеру һәм
яшелчәләрне юу цехы төзегәннәр.
Хуҗалыкта барлыгы 25 берәмлек чит ил техникасы эшли, аларны хуҗа үзе сайлый. Мәсәлән, “Азалив” кишер ала торган комбайнны алырга ул Даниягә барган. Нәсим Дәүләтов зур горурлык белән үзенең хуҗалыгын күрсәтә һәм һәрбер яшелчәсе турында яратып сөйли. “Татарстанныкын гына сатып алырга кирәк. Алар бәясе белән дә кулай һәм әлеге продуктларның файдалы икәнлеген дә белә- сең”, – ди Дәүләтов.
Җирне, хезмәтне ярату Дәү- ләтовларда балачактан килә. Кечкенә улы Камил атасына 6 яшьтән бирле булыша. Ул хәзер 10 нчы сыйныфта укый, киләчәктә икътисадчы булырга хыяллана. Өч ел элек Казан аграр академиясен тәмамлап туган авылына кайткан олы улы Шамил бүген хуҗалыкта баш агроном һәм җитәкченең уң кулы. Шамил уңышлары белән мактанмый, күбрәк борчыган сораулар турында сөйли:
– Табыш булса, эш тә шатлыкка әйләнә. Әмма шуны әйтәсе килә, Татарстанда чит ил техникаларын ремонтлаучы сервислар юк. Әгәр дә уңыш җыю вакытында техникаң ватылып калса, бер дә күңелле хәл түгел.
Дәүләтов хуҗалыгы яшелчә- ләре ел әйләнәсендә кибет киштәләреннән өзелеп тормый. Бәрәңге сатуга 1 августта ук чыга, күп очракта “Чаллы икмәге” кибетләр челтәре аша сатыла. Сатучылар күбрәк чис- та бәрәңге, кишер алалар, шуңа күрә сатуга чыгарганчы аны башта юалар һәм капчыкларга тутыралар. Уртача алганда, 1 кг бәрәңге 12-14 сум тора. Киләсе елга утыртыр өчен 400 центнерга якын чәчүлек бәрәңгесе салына.
Хуҗалыкта 4 ел кишер үстерелә, бүген сортына карап уртача уңыш 70 тонна тәшкил итә. Бөтен складлар шушы яшелчә белән тулган, хәтта урын да җитми, ди эшмәкәр.
Нәсим Дәүләтов бер секунд та эшсез утырмый, күргәзмәләргә бара, яңа техника карый, Тукай, Алабуга, Арча, Түбән Кама районнары фермерлары белән һәрвакыт элемтәдә тора.
Җирләрне арттыру, яңа складлар төзү хыяллары белән яшибез. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка, ТР авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтовка мелиорация техникасы сатып алуда ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт. Бездә һәрбер гектарда су сиптерү машинасы тора. Элек без уныш булырмы юкмы дип шикләнсәк, хәзер без һава торышына бәйле түгел һәм көтелгән уңыш алабыз, – диде Нәсим Дәүләтов.
Быел Нәсим Дәүләтов авыл хуҗалыгы техникумына проектор бүләк итте. Аның хуҗалыгында бу уку йортының студентларын күрергә була, монда алар практика үтә һәм эшләгән өчен акча ала. Халыкта: “Җирне кояш, ә кешене хезмәт бизи”, дип әйтәләр бит. Дәүләтовлар гаиләсе моның шулай икәнен хезмәтләре белән исбатлый.
Илсөяр ХӘЕРТДИНОВА