“Веста” күппрофильле яшьләр үзәге өлкәннәр ункөнлегендә “Буыннар бәйләнеше” дип аталган волейбол ярышлары уздырды. Өч команда ярышты: укучы яшьләр, волейбол буенча ТР чемпионнары; эшләүче яшьләр; пенсия яшендәгеләр командалары.
Хәер, соңгыларын “пенсионер” дип атау дөрес булмастыр – хәрәкәтчән, җитез, көч- дәрманнары ташып тора аларның. Җиңү теләге белән янып, алар яшь турында да, авыртулары турында да онытып тордылар. Уен- көлке, шаяртулар, көндәшләргә көч биреп тору – залдагы мохит нәкъ шундый иде. Ярышларның төп мәгънәсе дә шунда, кайчандыр спорт мәйданнарында көндәшләр яки партнерлар булган иске дуслар ничә елдан соң очраша. Язмыш аларны төрле җирләргә ташлаган, ә бүген исә кабат очрашырга, көч сынашырга җыелганнар. Шулай, спорт ветераннарының канында, аңа яшь үзенчәлеге дә, чал чәчләр дә комачау итми.