Провинциядән чыккан йолдыз

2014 елның 14 октябре, сишәмбе

Безнең районнан чыккан талантлар аз түгел. Бөтенесен дә беләбезме соң? Аларның кайсылары инде өлкән яшьтә, кайсылары япь-яшь, шулай булса да, безнең кечкенә шәһәрнең данын яулап өлгергән. Шундый шәхесләрнең берсе – Алексей Минкин.

Ул безнең шәһәрдә туып үскән. Шәһәрнең 3 нче урта мәктәбенең 3 нче сыйныфында укы­ганда, ул “Умырзая” бию ансамбленә йөри баш­лый. Илдус Биктаһиров җитәкчелегендәге бию дәресләренә ике ел йөргәч, Алексей Казан дәүләт хореография училищесы турында белеп ала.

– Әти-әниләр белән анда барганда миңа 10 яшь иде. Мин уңышлы гына сайлау турын уздым һәм училищега кердем. Казанда дүрт ел укыган­нан соң, мин Пермьдә тулай торагы булган хо­реография колледжы ту­рында белдем. Казанда безгә бүлмә арендалап торырга туры килде. Мин Пермьгә киттем һәм ту­лай торакта яши башла­дым. Укуны кызыл дип- ломга тәмамладым һәм төрле шәһәрләргә чакыру алдым, – дип сөйли Алек­сей.

Укуны тәмамлагач, Алексей “Кремлевский Балет” Дәүләт Кремль сараена солист итеп ча­кырыла. Монда ике ел эшләгәч, аны Нина Новак балет компаниясенә төп биюче итеп чакыралар.

– Мин “Щелкунчик” ба­лет туры белән Англиядә, Венециядә, Кремль ба­леты туры белән Фран­ция, Абу-Даби, Италия, Испания, Ливан, Төркия, Украина, Кытай, Литва, Грециядә булдым. Шулай ук төрле балет постанов­калары белән, мәсәлән, “Лебединое озеро”, “Спя­щая красавица”, “Дон Кихот” һәм башкалар белән Россиянең күп кенә шәһәрләрендә булдым. 2012 елдан бирле Алек­сей педагог булып эшли.

“Синең өчен бию нәрсә?” дигән сорауга, ул елмаеп җавап бирде:

– Бию – ул минем тор­мышым, мин биюләрдән башка яши алмыйм, бию белән бәйле про­ектларда катнашырга һәрвакыт теләк бар. “Әгәр биемәсәм, көн бушка үткән кебек була”, – дигән Ницше, минем белән дә шулай.

Алексейдан кызыксы­нып: “Шәхси тормышка вакытың каламы?” дип сорыйм. – Биюләр шәхси тормышка комачау итми­ме?

– Биюләр күп вакы­тымны ала һәм һәрвакыт сайларга туры килә. Әгәр мин биюче булма­сам, минем тормыш ва­кыйгаларга бай булмас иде. Алар, киресенчә, миңа булыша. Биюче ул аралашучан, җор тел­ле, янып торырга тиеш һәм шуңа күрә бию мине бөтенесенә дә өйрәтте. Бию йөрүеңнән баш­лап, характерыңа кадәр үзгәртә. Шәхси тормыш­та боларның бөтенесе дә кирәк. Бию белән тормыш бер-берсенә бәйләнгән, алар янәшә бара, аны ту­лыландырып тора. Менә шулай итеп, Пермьдә укыганда икенче яртым белән таныштык һәм шун­нан бирле без бергә. Ул тумышы белән Венесуэ­ладан, Александра исем­ле. Күптән түгел безнең бергә булуга 4 ел булды. Әгәр дә биюләр булмаса, без бәлки танышмаган да булыр идек, безне биюләр бәйләгәнгә мин бик шат!

– Туган шәһәреңне са- гынмыйсыңмы? Туган як- ларга кайтасың килмиме?

– Минзәлә – ул ми­нем туган йортым һәм мин үземнең өемне, әти-әниемне сагынам. Хәзерге вакытта мин зур канәгатьләнү белән гаилә, сыйныфташлар, та­нышлар белән күрешергә Минзәләгә кайтам. Кай­чагында: “Син кайдан?” дип сорыйлар? Әлбәттә, Минзәлә шәһәрен аз кеше белә, кайчагын­да кая урнашканын озак кына аңлатырга, иҗекләп шәһәрнең исемен әйтергә туры килә, ләкин мин зур горурлык белән, “Мин – Минзәләдән!” дим. Алексей үзенең киләчәккә планнары ту­рында сөйләгәндә, әлегә ул мөмкинлек булганда бииячәк, чөнки балет артистының сәхнәдә го­мере кыска (якынча 37-40 яшь), шуңа күрә яшь бию­че икенче яртысы белән педагогик эшчәнлек белән шөгыльләнергә җыена. Җитмәсә Венесу­элада үзләренең балалар өчен эшләп килүче балет мәктәпләре бар икән. Бүгенге көндә анда 80 бала шөгыльләнә. Шулай ук Алексей продюсерлык белән дә шөгыльләнә, ел саен “Щелкунчик” спектакле белән Раштуа бәйрәмнәре оештыра.

Алиса ШАХАБУТДИНОВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International