1 октябрьдән хәрби хезмәткә чакырылыш башланды. Кораллы Көчләр сафларына 154100 россияле, шул исәптән 69ы – безнең егетләр, 10 ы – Севастополь шәһәренең шефлык бүлегендә хезмәт итәчәкләр. Калган чакырылучылар Ульяновск һава-десант дивизиясенә, Үзәк хәрби округына, шулай ук РФның төрле нокталарына җибәреләчәк. ТРның чакырылу комиссиясенең төп таләбе – белемле, физик яктан ныклы һәм белгечлеге булган егетләрне чакыру.
Районда хәрби хезмәткә чакыруны һәм үткәрүне оештыру уңаеннан, хәрби хезмәткә чакыру комиссиясе оешты, анда район башкарма комитеты җитәкчесе, хәрби комиссар, эчке эшләр бүлеге, район үзәк хастаханәсе, мәгариф бүлеге, мәшгульлек үзәге вәкилләре керде. Шушы көннәрдә беренче утырыш булды, анда чакырылу комиссиясе карарын тыңларга 48 егет чакырылган иде.
Алар комиссия алдына басар алдыннан бөтенесе дә медицина тикшеренүе үткән иде.
Хәрби хезмәткә чакырылучылар башка гаскәрләрдә хезмәт итәргә теләкләрен белдерделәр, кичектерелүгә кагылышлы документларын күрсәттеләр, кызыксындырган сорауларын бирделәр. Комиссия әгъзалары шулай ук хезмәткә чакырылучының гаиләсендә күпме кеше барлыгын, үзләренең хәрби хезмәткә барырга теләкләре барлыгын, ата-аналары аларның хезмәт итәргә баруларына ничек карыйлар, шулар белән кызыксындылар.
Педагогия көллиятенең 5 нче курсында укучы 5 егет кичектерелү алды. Алар “С” категориясен алу өчен автомәктәпкә укырга җибәрелде.
Хәрби комиссар Сергей Владимиров хәрби хезмәттән качып йөрүчеләрне контрольгә алырга чакырды. Бүгенге көндә аларның саны 8 кеше, узган ел 11 булган.
2014 елның 1 апреленнән кайбер авырулары булганнар да (мәсәлән, яссы табанлылык һәм сколиоз) хәрби хезмәткә чакырылачаклар.
Илсөяр ХӘЕРТДИНОВА