Бадминтон буенча ярыш

2014 елның 9 октябре, пәнҗешәмбе

“Сәламәтлек” спартакиадасы кысаларында шәһәребездә бадминтон буенча республика ярышлары булып узды.

Һәр команда составына 3 хатын-кыз һәм 3 ир- егет кертелгән иде. Турнир ялгыз, парлы һәм катнаш категориядә узды.

Ярышларны ачу тантанасында Минзәлә районы баш­карма комитеты җитәкчесе Илгизәр Шагалиев, “Уңыш” спорт-физкультура җәмгыяте рәисе Видади Мәхмүтов, ТР бадминтон федерациясе башкарма директоры Әскәр Гәрәев спортчыларга уңышлар теләделәр.

Ярышлар өч көн дәвамында барды. Нәтиҗәләр нигезендә бадминтон буенча спартакиада чемпионы титулын Саба районы командасы яулады. Минзәлә районы командасы 17 нче урында.

акцент

Әлеге ярышлар икенче тапкырын уздырыла. Узган ел Минзәләдә авыл уеннары уздырылган иде, ул вакытта бадминтон буенча 42 команда кат­нашты. Монда бадминтон уены өчен бөтен шарт­лар да тудырылган. “Уңыш” спорт-физкультура җәмгыяте мәгълүматлары буенча, бүгенге көндә әлеге спорт уены күп кеше катнаша торган уеннар арасында авыллар буенча өченче урында тора, Минзәләдә дә беренче адымнар ясала, – ди ТР бадминтон федерациясе башкарма директоры Әскәр Гәрәев.

Бадминтон ярышларында республикабызның 23 районнан барысы 140 спортчы катнашты.

Илсөяр ХӘЕРТДИНОВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International