Тулбай авылында 8,8 гектар җир алып, Илгиз Загиев КФХсы сугым цехы төзи башлады. Ижау шәһәреннән килгән “Гринагро” ҖЧҖ төзүчеләре буе 26, иңе 12, биеклеге 6 метр булган цехның бинасын корып, түбәсен ябып куйдылар, хәзер биредә җиһазлар урнаштырасы гына калды. Ул октябрь азагында эшли башлар дип көтелә. Биредә көн саен шушы җирлектә яшәүчеләрдән 15-20 баш мөгезле эре терлекне алып эшкәртү күздә тотыла. Бу объект фермерга 11,5 млн сумга төшкән.