Бәйрәмгә бардылар

2014 елның 9 октябре, пәнҗешәмбе

Республика халкының азык-төлек иминлеген тәэмин итүгә саллы өлеш керткән районыбыз игенчеләренең ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәргән тантаналы кабул итүдә “Пирамида” күнел ачу комплексына баргач, урыннары түрдә булды.

Бәйрәм бүләксез, туй теләксез булмый дигәндәй, Нәсим Дәүләтовка “ТРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелде. Авыл хуҗалыгы бәйрәмендә “Сөт иле-Минзәлә” филиа­лы механизаторы Юрий Коршунов, “Мензелинские зори” агрофирмасы “Калинин” хуҗалыгы комбайнчы­сы Рәис Абдуллин, “Дәүләтов” КФХсы вәкиле Шамил Дәүләтов, “Сөт иле-Чулман” филиалы механизаторы Илгиз Шияпов та әлеге бәйрәмнең кунаклары булды­лар.

Һәр тармакта да эшнең уңай нәтиҗәләре, берен­че чиратта, идарә итүнең югары дәрәҗәдә булуына бәйле. Районыбызның “Заиковский” ҖЧҖ хуҗалыгы бу яктан бәхетле. Бу хуҗалык җитәкчесе Радик Фәттахов елның-елында Татарстаныбызда шөһрәт казанган хуҗалык җитәкчеләре арасында булды.

Бу бәйрәмгә терлекчелек тармагы хезмәткәре “Мензелинские зори” агрофирмасы “Николаевка” хуҗалыгы терлекчесе, бозау караучы Елена Батыр­шина да катнашты.

Гомумән, һәр һөнәрнең үз алдынгылары бар. Барыгызны да бәйрәм белән, хөрмәтле авыл хезмәтчәннәре!

Район газетасы битләрендә игенчеләр, терлекчеләр, белгечләр, җитәкчеләр турында да­ими язып барабыз. Гомумән, хәтта үз бакчасында бәрәңге, җиләк-җимеш үстергән, абзарында терлек тотып, һәркем үзенә илнең азык-төлек куркынычсыз­лыгын тәэмин итүдә өлеш керткән райондашлары­быз бу бәйрәмне үзенеке дип саный ала!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International