1889 елда ул булачак белгечләр (агроном ярдәмчеләре) өчен авыл хуҗалыгы мәктәбе буларак ачыла. Шуннан соң әлеге уку йорты исеме күптапкырлар үзгәрә, ә 1990 елдан башлап ул – авыл хуҗалыгы техникумы. Исеме үзгәреп торса да, әлеге уку йорты үз эшчәнлеген үзгәртми: авыл хуҗалыгына кадрлар әзерләү юнәлешеннән беркайчан да читкә тайпылмый.
Татарстан республикасы хөкүмәте ярдәме белән уку- укыту корпусында һәм студентлар тулай торагында капиталь ремонт ясалды. Уку-укыту бинасының материаль-техник базасы белем бирү һәм тәрбия процессы таләпләренә туры килә: аудиторияләр яңа компьютер техникалары белән җиһазланды, лабораторияләр заманча җиһазлар белән тулыландырылды, интернет челтәренә тоташтырылган уку залы булган зур китапханә бар. Студентларга спорт һәм физик культура белән шөгыльләнү өчен спорт һәм тренажер залы эшли. Тулай торакта читтән килгән студентларга уңайлы шартларда яшәр өчен барлык мөмкинлекләр дә тудырылган.
Техникум тарихы турында музей – юбилейга зур бүләгебез ачылды. Ул белем бирү учреждениесе эшчәнлегенең төп этапларын чагылдырган документлар, фотоальбомнар белән тулыландырылды.
Бүгенге көндә әлеге уку йорты тотрыклы үсүче белем бирү системасы булып тора. Биредә өченче буын урта һөнәри белем бирүнең федераль дәүләт белем бирү стандартларын төшендерүче, яңа белем бирү технологияләрен кулланучы, уку-укыту методик әсбаплары, дидактик чаралар, методик тәкъдимнәр булдыручы бердәм, иҗади эшләүче педагогик коллектив тупланган.
Техникум студентларына килсәк, алар республика, Россия күләмендә уздырылучы олимпиадаларда, фәнни- практик конференция һәм конкурсларда һәрдаим катнашалар. Алар үз талантларын театраль труппада, вокаль группада һәм бию коллективларында киңәйтәләр, спорт секцияләрендә осталыкларын арттыралар.
Белгечләр әзерләүдә техникум эш бирүчеләрне җәлеп итү буенча да максатчан эш алып бара. Аларның таләпләре нигезендә белем бирү программасына төзәтмәләр кертелә, һәр белгечлек буенча чыгарылыш укучысы моделе, шулай ук укытучы һәм мастер модельләре дә эшләнә.
Шунысы куанычлы – техникум базасында инновацион ресурс үзәге булдыру буенча беренче адымнар ясала. Аның максаты – агросәнәгать комплексы өлкәсендә заманча җитештерү технологияләре буенча региондагы өлкән яшьтәгеләрнең квалификациясен бүгенге көн таләпләренә туры килгән белем бирү ресурсларын файдаланып күтәрү, өстәмә һөнәри белем бирү.
Куелган максатка ирешү өчен инновацион технологияләрне белем бирү процессына кертү, кабинетларны яңа җиһазлар, күрсәтмә әсбаплар, мультимедия аппаратурасы белән баету, практика узу өчен производство биналары булдыру, чыгарылыш укучыларын эшкә урнаштыру буенча социаль партнерлар белән эффектлы диалог урнаштырылды. Безнең белән “Агромастер”ҖЧҖ, “Агросила групп” ЯАҖ, “Акибанк” ААҖ, “Делаваль” ЯАҖ, “Дамилк” ЧҖЧ, Минзәлә районы дәүләт ветеринария берләшмәсе, районара Минзәлә дәүләт нәсел предприятиесе, “Заиковский” ҖЧҖ һ.б.лар актив хезмәттәшлек итәләр.
ТР да һәм күрше регионнарда агросәнәгать комплексы өлкәсендә алдынгы технологияләр белән эшләүче компанияләр, квалификация күтәрү курсларында, семинар һәм җыелышларда ТРда агросәнәгать профиле юнәлешендә белем бирүче югары уку йортлары һәм фәнни- тикшеренү институтларының фәнни потенциалларын файдалануда элемтәләр урнаштыру буенча да зур эш башкарылды. Квалификациясен күтәрергә теләүчеләргә, кире кабаттан әзерлек үтүче хезмәт кадрларын киңрәк колачлар өчен ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, ТР Баш ветеринария идарәсе, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең терлекчелектәге нәсел эше баш дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе, якын-тирә районнарның авыл хуҗалыгы идарәсе һәм администрациясе, халыкны эш белән тәэмин итү службасы белән тыгыз элемтә урнаштырылды.
Техникум планында эшче һөнәрләрен интеграль программа буенча укытуга күчү, өстәмә белем бирү буенча студентлар туплау, соңыннан үзләренә эшкә алу шарты белән эш бирүчеләр арасындагы “максатчан укыту” мәсьәләсен чишү кебек эшләрне башкару тора.
Эльвира ФӘТТАХОВА,
техникум директоры, Татарстан- ның атказанган укытучысы