5 октябрь – Укытучылар көне

2014 елның 3 октябре, җомга

Хөрмәтле укытучылар, мәгариф хезмәткәрләре һәм педагогика хезмәте ветераннары!

Матур традиция буенча һәр ел октябрь башын­да без сезгә, игелекле хезмәт ияләренә, иң якты бәйрәм – Укытучылар көне белән котлап мөрәҗәгать итәбез. Һәрберебезнең тормышында зирәклеге, күңел юмартлыгы, тирән белемнәре белән эчке дөньябызны баеткан, киләчәгебезне төзергә ярдәм иткән кадерле кешебез – Укытучыбыз бар. Олы яшькә җиткәч без авырлыклар алдында югалып кал­маска, яхшылыкны начарлыктан аерырга, үз-үзеңә ышанырга өйрәткән укытучыларыбызны тирән ихти­рам һәм рәхмәт хисләре белән искә алабыз.

Бу бәйрәм көнендә авыр һәм игелекле хезмәтегез өчен рәхмәтемне белдерәм. Йөрәгегездәге изге­лек беркайчан да кимемәсен, балаларга тапшыр­ган күңел җылыгыз үзегезгә сәламәтлек, бәхет һәм безнең район, республика, илебез киләчәге өчен зур эшләр башкарырга яңа көч бирүче иҗат дәрте булып әйләнеп кайтсын!

Айдар Салахов, муниципаль район башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International