4 октябрь – Корбан бәйрәме

2014 елның 3 октябре, җомга

Хөрмәтле ислам динен тотучы райондашлар!

Сезне чын йөрәктән Корбан бәйрәме белән кот­лыйм! Һәр мөселман өчен зур мәгънәгә ия булган бу дини бәйрәм тынычлык һәм изгелек, гөнаһларны кичерү һәм якыннар турында кайгыртуны чагылды­ра.

Гражданлык бердәмлеге, хезмәттәшлек районы- бызның бәя биреп бетергесез байлыгы һәм алар­ны ныгытуга безнең төбәктә яшәгән барлык чын мөселманнарның үз өлешләрен кертүләре куа­нычлы. Алар дини кануннарны төгәл үтәп, үзара аңлашу, түземлелек, милләтара тынычлык һәм төрле дин вәкилләренең дус, тату яшәүләрен ныгы­туга ирешәләр.

Бу бәйрәм сезнең изге эшләрегезнең югары әхлакый максатларын гәүдәләндерсен. Сезнең до­галарыгыз барып ирешсен! Мөселманнарга чын күңелдән шатлыклы бәйрәм, бәхет, уңышлар һәм игелекләр телим!

Айдар Салахов,

муниципаль район башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International