Маллар тук булсын өчен

2014 елның 3 октябре, җомга

 “Сөт иле - Чулман” филиалының механизаторлары силос хәзерләүне быел да узган елдагыча оешкан төстә башлап җибәрделәр.

Хуҗалыкның Тулбай бригада- сында кышлату чорына 2300 тон­на сенаж, төргәкләргә төрелгән 400 тонна печән, 600 тонна салам ферма янына кайтарып өеп куел­ган. Биредә кукуруз 604 гектарда үстерелеп шуның 360 гектары – си­лос, 200 гектары бөртек өчен. Зөфәр Минаев җитәкчелегендәге терлек азыгы хәзерләү бригадасы механи­заторлары кукурузны силоска салу белән мәшгуль. Кукуруз уруда “Ягу­ар” комбайнында Василий Калинин, “Полесье-280 азык ургыч комбай­нында Әсхәт Әхмәтов сынатмый­лар. Алар кукурузны ваклатып ма­шиналарга, трактор арбаларына төяп җибәрәләр. Кукуруз массасын ташуда “КамАЗ” шоферлары Ильяс

 Идрисов, Өлфәт Фәрдиев, Расил Фаррахов, Гарифҗан Сабирҗанов, Айдар Әхмәтҗанов, МТЗ-1221 тракторында эшләүче механи­заторлар Фәнис Галимов, Алмаз Бәдертдинов, Ленар Вәлиев зур көч куялар. Кайткан массаны К-701 тракторында эшләүче механиза­торлар Рафис Кагиров, Рәмзил Хәбиров тыгызлап, эттереп тора. Әлеге уңганнар арасында лаеклы ялга чыкканнары да бар, Өлфәт ага 70, Рафис ага 65 яшен туты­рып килсә дә, яшьләрдән калыш­мыйча эшлиләр. Бу уңганнар 5 мең тонналы базны тутырып, ферма тирәсендә киңлеге 20, буе 100 метр булган курганны өйделәр. Алар аны дүрт көндә өеп бетерделәр. Кайткан кукуруз массасының төгәл исәбен фуражир Илдус Шәрәфетдинов алып барган. “Аның эшенә тел-теш тидерерлек түгел”, диделәр яшел масса ташучы механизаторлар. Тулбай товарлыклы-сөтчелек фер

 масы терлекләре өчен 7500 тоннага якын силос салынган инде.

– Механизаторлар ал-ял белми эшли. Әлегә монда 200 гектар ку­курузны бөртеккә урып-җыясы, ә филиал буенча 500 гектар кукуруз­ны силоска, 500 гектарын бөртеккә урып-җыясы бар, – ди филиал җитәкчесе Линар Ахунов.

 

 сан

“Сөт иле - Чулман” филиалын- да быел 2800 гектарда кукуруз үстерелде. Филиал буенча 4138 баш мөгезле эре терлек бар, барлыгы 25000 тонна кукуруз силосы салынган, бу бер баш шартлы терлеккә исәпләгәндә 6 тоннадан артык силос әзерләнгән дигән сүз.

 Дилфас ГАЛИЕВ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International