Газета-журналларга – интернет аша

2014 елның 3 октябре, җомга

Дәүләт хезмәтләре порталында https://uslugi. tatarstan.ru/ “Вакытлы матбугатка язылу” хезмәте барлыкка килде.

Бу турыда “ТАТМЕДИА” ААҖның http://tatmedia. ru/ сайтының “Подписка” бүлегендә дә урнаштырыл­ган. Аның ярдәмендә “ТАТМЕДИА” ААҖ вакытлы матбугатына он-лайн режимда язылырга була.

Хезмәтләр порталы аша электрон подписка рәсмиләштерү тәртибе түбәндәгечә:

Кулланучы ФГУП “Почта России” тәкъдим иткән каталоглардан язылырга теләгән вакытлы матбу­гатны сайлап ала. Китереп бирү ысулын, басманы рәсмиләштерү срогын һәм ничә экземплярда кирәк булуын, подписчик турындагы мәгълүматларны һәм вакытлы матбугат китереләчәк адресны күрсәтә (подписканы үзеңә, шулай ук башка кеше исеменә дә рәсмиләштерергә була). Кулланучы бер үк вакыт­та каталогтагы берничә басмага языла ала.

Соңыннан кулланучы ФГУП “Почта России”га сай­лап алган вакытлы матбугат өчен Хезмәтләр порталы аша түләүләр башкара. Шуннан соң кулланучының заказы электрон рәвештә ФГУП “Почта России”нең тиешле бүлегенә җибәрелә, анда 3 көн дәвамында мәгълүматлар эшкәртелә, тикшерү уза.

Электрон подписка файлы уңышлы гына тикшерү узганнан соң, ФГУП “Почта России” хезмәткәрләре кулланучының шәхси кабинетына подписка рәсмиләштерелде дигән хәбәр җибәрәләр һәм гражданин күрсәтелгән вакыттан тиешле адреска басманы ала башлый. Әгәр дә инде электрон под­писка файлы уңышсыз эшкәртелә икән ФГУП “По­чта России” белгечләре һәм Хезмәтләр порталын булдыручылар гражданин белән элемтәгә кереп, бергәләп бу мәсьәләне хәл итәргә тырышачаклар. Соңыннан төзәтмәләр кертелгән электрон подписка файлы ФГУП “Почта России” белгечләре тарафын­нан кабат эшкәртелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International