Җиңүчеләр ачыкланды

2014 елның 3 октябре, җомга

Казанда “РИТЭК” ААҖ һәм коммерцияле булмаган “Лукойл” Хәйрия фонды” социаль һәм мәдәни проектларның V конкурсы лауреатларын бүләкләделәр. Тантанада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, республиканың Дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев, “Лукойл” ААҖ президенты Вагит Алекперов, “Лукойл” ААҖ һәм “РИТЭК” ААҖ директорлар Советы рәисе Валерий Грайфер, “РИТЭК” ААҖ генераль директоры Николай Николаев катнашты.

Конкурс комиссиясе 147 проектны сайлап алган, 25 млн сум күләмендәге грант алар арасында бүленәчәк.

Безнең районнан 5 проект җиңде. “Туган як” номинациясендә “Солдат­ны хәтердә саклаганда, ул яши” проекты белән – картлар һәм инвалидлар өчен интернат-мәктәп, “Мәдәният һәм спорт” номинациясендә “Хәрәкәт – ул тормыш” проекты белән халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге грант иясе булган. 4 нче балалар бакчасы “Шәфкатьлелек” н о м и н а ц и я с е н д ә “Йөрәкләрдә – сала­ват күпере” проектында җиңгән.

Коррекция интернат- мәктәбе “Шәфкатьлелек” номинациясендә берью­лы ике проектта җиңгән: беренчесе – “Коррек­ция интернат-мәктәбен т ә м а м л а у ч ы л а р н ы мөстәкыйль тормышка социаль-психологик як­тан әзерләү өчен шартлар тудыру”, икенчесе – “Тор­мыш ул – театр” проекты. Җиңүчеләрне котлыйбыз, проектлар уңыш китер­сен!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International