4 октябрьдә гражданнар оборонасы буенча Бөтенроссия тренировкасы уздырыла.
Тренировка кысаларында башкарма хакимият, җирле үзидарә әгъзалары һәм район оешмалары белән берлектә халыкка экстрен рәвештә хәбәр итү комплекслы системасын (электр сиреналарын эшләтүдән башка) һәм Гражданнар оборонасы оешуның 82 еллыгы һәм гражданнар оборонасы буенча күнекмәләр узды
ру турындагы мәгълүматны массакүләм мәгълүмат чаралары аша халыкка җиткерү буенча практик тикшерү уздырылачак.
4 октябрь – Россиядә Гражданнар оборонасы көне. 1932 елның бу көнендә СССР Халык комиссарлары Советы “СССРның һава һөҗүменә каршы оборона турында положение”не раслый. Шуның нигезендә СССР һава һөҗүменә каршы оборонаның гомуми системасыннан мөстәкыйль һава һөҗүменә каршы оборона буларак бүленеп чыга. Ул, халыкны һәм территорияне һава һөҗүменнән саклаучы гомумдәүләт системасы буларак, Бөек Ватан сугышы елларында да, аннан соңгы унъеллыкларда да үз алдына куелган бурычларны намус белән башкара. 1961 нче елда Җирле һава һөҗүменә каршы оборона системасы сыйфатлы яңа система – Гражданнар оборонасы итеп үзгәртелә.
Валерий ГУБЕРНАТОРОВ,
ТРның янгыннан саклау буенча Минзәлә гаринизоны начальнигы