Шул исемдәге концерт белән 5 октябрьдә, 19 сәгатьтә, Тауасты Байлар авылы үзешчәннәре, “Ядкәр” фольклор ансамбле катнашында авыл мәдәният йортында яңа сезон ачыла.
Программа “Сетевая компания” ААҖ генераль директоры Илшат Фәрдиев бүләк иткән аппаратура белән алып барылачак. Концертта Уфа егете, талантлы яшь җырчы, пародияче Мирхәт Гайсин катнаша. Килми калмагыз, күңелле булачак.