Грипптан 7620 минзәләлегә вакцинация ясалачак

2014 елның 2 октябре, пәнҗешәмбе

Минзәләдә гриппка каршы вакцинация башланды, прививкалар район хастаханәсенә сентябрь аенда ук кайтты. Узган ел грипптан 7600 кешегә прививка ясалган, быел 7620 кешегә планлаштырыла, шуның 2000е – балалар.

Гриппка каршы вакцинацияне балалар бакчаларына йөрүче балалар, 60 яшьтән өлкәнрәкләр, укучылар, студентлар, мәгариф, медицина, транспорт хезмәткәрләре ясатырга тиеш. Быелдан мәҗбүри рәвештә хәрби хезмәткә чакырылучылар вакцинацияләнәчәк. 14 атна эчендә 5% минзәләле ОРЗ һәм грипп белән авырырга өлгергән. Грипп белән авырганнан соң төп өзлегү булып пневмония тора. Узган елда 14 атна эчендә ОРЗ һәм грипп белән 485 минзәләле авырган, аларның берсе дә гриппка каршы прививка ясатмаган булган. Шулар арасыннан өч кеше каты авырганнар. 9 ай эчендә 6 минзәләле пневмониядән үлгән.

Илсөяр ХӘЕРТДИНОВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International