Мәлкән авылы халкы рәхәткә чыкты хәзер: федераль трассадан авылга кадәрге юлга шушы көннәрдә асфальт салынып бетте.
– Әлеге юлның озынлыгы 9,2 км, быел асфальт салынган ара – 6,5 км. Биредә 110 млн сумлык төзелеш эшләре башкарылды. Юл төзелешендә Илдар Шәйхетдинов, Илшат Идрисов, Тимур Рубцов, Сабир Мирзануров бригадалары эшләде. Моннан тыш республика программасы буенча Яңа Мәлкән авылында сафка баскан күпфункцияле үзәккә керү юлына асфальт салынды, полициянең участок уполномоченные йортына керү юлын да асфальтлап куйдык, – диде “Татавтодор” ААҖнең Минзәлә филиалы җитәкчесе Марат Сәмигуллин.
Зөлфия Равилова, авыл китапханәчесе:
– Күпме көткән хыялыбыз тормышка ашты. Читтә яшәгән балаларыбыз да юл салмадылармы дип даими сорап торалар иде. Киләсе елда безнең урамыбызга да юл салыначак дип ишеттек, бик әйбәт булыр иде.
Зөфәр Нәҗметдинов, Яңа Мәлкән авыл җирлеге башлыгы:
– Берәр җиргә барырга чыксак, кабат ничек кайтырбыз, яңгыр гына яумаса ярар иде дип бик
борчыла идек. Хәзер мондый проблемабыз бетте. Ике ай эчендә нинди зур эшне башкарып чыктылар. Рәхмәт яусын юл төзүчеләргә дә, республика һәм район җитәкчелегенә дә.
Ләйсән Нуриева, балалар бакчасы мөдире:
– Яңа асфальттан олы юлга чыгып җиткәнне дә сизмибез. Хәзер инде авыл урамнары асфальтлануын көтәрбез.
безнең өстәмә
Яңа Мәлкән авылында юл төзүчеләр киләсе елда да эшләячәкләр, авылның үзәк урамнары асфальтланачак.