Якташыбыз – Зәй районы җитәкчесе

2014 елның 1 октябре, чәршәмбе

Күптән түгел Зәй муниципаль районының чираттан тыш район Советы сессиясе булып узды.

Анда ТРның Премьер-министры Илдар Халиков Зәй районы башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы итеп “Просто молоко” идарәче компаниясенең Казан сөт комбинаты директоры булып эшләгән Разиф Кәримовны тәкъдим итте. Ул безнең районның Бикбау авылында туган, шунда урта мәктәпне тәмамлагач, югары белем алып, озак еллар Тукай районының авыл хуҗалыгында, Чаллы шәһәрендәге сөт комбинатында җитәкче булып эшләгән.

Разиф Гали улы ТРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре исемен йөртә, “Казанның 1000 еллыгы истәлекле” һәм “Фидакарь хезмәт иткәне өчен” медальләре белән бүләкләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International