Холодный Ключ авылындагы ферма ташландык хәлгә килгән, торакларны, утарларны сүтеп, тимер-томырга тапшырып бетергәннәр иде.
Әлеге ферма торакларының баганалары гына чүп үләннәре арасыннан тырпаеп калды. Узган атнада гына эшмәкәр Рәүф Хәбиев бу ферманы торгызырга алынды. Ул алты торакның берсенә капиталь ремонт ясый башлады.
Моның өчен ул 20 мең данә кирпеч, 4 мең данә шифер һәм башка төзелеш материаллары кайтартты.