Зыялы гаилә

2014 елның 1 октябре, чәршәмбе

“Гаилә һәм мәктәп” журналы Бөтенроссия “Татар гаиләсе” фонды (җитәкчесе Роберт Миңнуллин) һәм ТР Министрлар Кабинеты каршындагы “ЗАГС” идарәсе (җитәкчесе Эльмира Зарипова) белән берлектә март аенда республикакүләм “Күркәм гаилә” бәйгесен игълан иткән иде. Конкурс җәмгыятебездә гаилә кыйммәтләрен ныгыту, халкыбызның буыннан-буын­га сакланган матур гореф- гадәтләрен ачыклау максатын­нан оештырылды. Бәйгедә ма­тур тормыш итүче, мәктәп һәм балалар бакчасы яшендә бала­лары булган 100 гә якын гаилә катнашты. Нәтиҗәләр 30 ав­густта ясалды, 12 гаилә җиңүче дип табылды.

Җиңүчеләр исемлегендә районыбызның Тауасты Бай­лар авылыннан Гөлнара һәм Камил Нәҗмиевлар гаиләсе, “Җылы оям – иркен тугаем” язмасы белән “Зыялы гаилә” номинациясендә җиңү яулады­лар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International