Табигатьтә су керү сезоны күптән инде ябылган булса, шәһәребездәге “Юбилейный” спорт комплексында ул башлана гына әле. Актив һәм сәламәт тормыш алып барырга теләгән һәркем бассейнда су коена ала. Узган елгы бәяләрдән абонемент алып, йөзү белән даими шөгыльләнергә дә була. Тулырак мәгълүматны 3-11-36 телефоны аша алырга мөмкин.