“Минзәлә” футбол командасы Татарстан чемпионатында быел да сынатмады.
Кайсы регионнар белән уйнаганнарын күрү өчен таблица тәкъдим итәбез.
Беренче графа – командалар һәм шәһәр исемнәре, икенче – туплар аермасы, өченче – очко
“НКНХ” Түбән Кама 38-19 28
“Труд” Чистай 34-15 28
“Олимп” Мамадыш 36-28 24
“Энергетик” Бөгелмә 31-24 17
“Мензеля” Минзәлә 29-31 16
“Яшьлек” Байлар Сабасы19-43 6
“Спутник” Әгерҗе 17-44 4
Команданың капитаны, тренеры Рөстәм Саранов булды. Оештыру эшләре белән дә ул чабып йөрде. Район башлыгы Айдар Салаховның контроле булгач, взнос, судьялар өчен түләүләр вакытында башкарылды. Әмма иң зур ярдәмне “Юность” директоры Хәмзә Гыйләҗетдинов күрсәтте, АТП начальнигы Рамил Кәримовка да бик рәхмәтле футболчылар. Быел команда өчен 20 ир-егет уйнады: Владислав Архипов (капкачы), Муса Исхаков (капкачы), Денис Кожевников, Артур Асанов, Тимур Фәхертдинов, Дамир Маннанов, Евгений Ларин, Булат Солтанов, Виктор Грибков, Виталий Шаһиев, Роман Фәрхетдинов, Владимир Абдеев, Валерий Губернаторов, Виталий Губернаторов, Александр Буранов, Рамил Хәмәтханов.
Быел команданың уңышлы чыгыш ясавына Чаллыда яшәүчеләр зур өлеш керттеләр. Көндәшләр капкасына керткән тупларның күбесе алар өлешенә туры килә.
Быел үткәрелгән 12 уенның бишесендә безнекеләр җиңделәр. Иң күренеклесе – Сабаларны ике тапкыр җиңү, “НКНХ” белән “Олимп” берәр тапкыр җиңү булгандыр.
Әниләр, бабайлар футболчы тәрбия- ләргә өлеш кертәләр.