Минзәлә район хакимияте 2007 нче елдан бирле Кара диңгез флотының “Бора” РКВП экипажына шефлык итә. Бу эшне ул чагында район башлыгы вазифаларын башкарган Гиоргий Куприянов башлап җибәрә – үзе барып, шефлык килешүенә кул куеп кайта.
Шул елдан башлап 102 Минзәлә егете герой-шәһәр Севастопольдә хезмәт итте, узган елның көзендә һәм шушы елның язында чакырылган 11 егет һава мендәрендәге “Бора” ракета кораблендә бүген дә хезмәт итә.
Күптән түгел Минзәлә район хәрби комиссары Сергей Владимиров Минзәлә егетләре янында булып кайтты, хәбәрчебезгә ул менә нәрсәләр сөйләде:
– Делегация составы зур түгел – аны үзем җитәкләдем, Севастопольгә узган елның көзендә чакырылган Рамил Шәймардановның әти-әнисе белән бардык (Моңа кадәр Хәбибуллиннар, Чернышова, Урошниковлар уллары янында булганнар. Авт.).
Бу юлы без Нахимов орденлы 41 нче Севастополь ракета катерлары бригадасы оешуының 95 еллыгына багышланган тантанага бардык. Бик матур һәм кызыклы булды ул. Бу көнне Россиянең төрле почмакларыннан дистәләгән делегация кунакка килде. Без тантаналы җыелыштан соң, морякларны котладык, катерда булдык, үгет-нәсихәтләребезне җиткердек. Март аенда Кырым Республикасының Россиягә кушылып безнең дәүләт составына керүе дә уңай күренеш, бу да матросларның кәефләренә яхшы тәэсир итә, алар нәкъ менә биредә хезмәт итүләре белән бик канәгать. Соңгы вакытта уңай якка үзгәрешләр күп. “Бора” капиталь ремонт узган, бар җир буялган, яңартылган, ялт итеп тора, егетләребез үз бурычларын намус белән үти.
Кара диңгез флоты командованиесе муниципаль район башлыгы Айдар Салаховны, район башкарма комитеты җитәкчесе Илгизәр Шагалиевны, яшьләрне хәрби-патриотик рухта тәрбияләүгә зур өлеш керткән җитәкчеләрне һәм эшмәкәрләрне Рәхмәт хатла ры белән бүләкләгән. Анда мондый юллар бар: “Сезнең районнан чакырылган егетләр җаваплы, дисциплиналы, хезмәттәшләренә карашлары хөрмәтле, физик һәм башлангыч хәрби әзерлекле булулары белән аерылып тора”, “флот сезнең район белән озак еллар хезмәттәшлек итү барышында туган яхшы эшлекле мөнәсәбәтләрне югары бәяли”, “район киләчәктә дә җитди партнер һәм флот ярдәмчесе булыр” дип ышанып кала.
Флот штабында делегацияләр командование, ветераннар белән очрашты. Аның барышында ике яклы хезмәттәшлек буенча планнар, Татарстан Республикасы белән флот частьләре, корабльләре арасында шефлык мөнәсәбәтләре турында фикер алыштылар. Узган визитларда да делегация составында морякларның ата-аналары гына түгел, сөйгән ярлары да бар иде. Хәрби хезмәттәгеләр өчен моннан да зуррак бүләк булуы мөмкин дә түгел.
Монысы медальнең бер ягы. Ә икенче яктан караганда (монысы да бик мөһим) шул рәвешле туган йортларыннан читтә булган диңгезчеләргә җәмәгатьчелек, ата-ана контроле дә булып тора. Хәрби хезмәтне җәмгыять өчен үтә күренмәле итәргә – илебез җитәкчелеге һәм Кораллы Көчләр куйган бу бурычны бүген Кара диңгез флотында үтиләр. Севастополь җиренә Татарстаннан делегация килгән көнне барлык ата-аналар да уллары белән очрашып, алар белән рәхәтләнеп аралашу бәхетенә иреште. Улларының хезмәт итү шартларын, ничек туклануын, нәрсә киюләрен, нинди шартларда яшәүләрен, и п т ә ш л ә р е белән нинди мөнәсәбәтләрдә булулары – барысын да үз күзләре белән күреп, тынычланып калдылар. Командирлар, офицерлар, т ә р б и я ч е л ә р белән аралашып, улларының ничек хезмәт итүләре турында фикерләрен белделәр. Мондый турыдан-туры аралашуны бернинди язма, телефон аша сөйләшү дә алыштыра алмый, аларның әһәмияте әйтеп бетергесез.
сан
2007 елдан башлап 102 Минзәлә егете Кара диңгез флотында хезмәт итте, шуларның 11 е бүген дә хезмәттә. Татарстанның бары тик ике – Яңа Чишмә һәм Минзәлә районнары гына Кара диңгез флотына шефлык итә.