Игенчелектә югары нәтиҗәләргә ирешү өчен яңа технологияләргә нигезләнеп, җир эшкәртүнең арзан, әмма фәнни нигезгә корылган һәм нәтиҗәле алымнарын кулланудан башка мөмкин түгел. Сүз дә юк, районыбызда җирне гасырлар буена килгән традицион сөрү юлы белән дә югары уңышка ирешүче хуҗалыклар бар.
“Мензелинские зори” агрофирмасының “Николаевка” хуҗалыгында җирне төрле тирәнлектә эшкәртүне нигез итеп алганнар. Алар элеккеге яссыкискечне “Аксион-950” маркалы тракторга тагып җирләрне эшкәртәләр. Бу тракторда Сергей Боков эшли.
– Ул яссыкискеч белән көнгә 55 гектар җирне эшкәртә, эшкәртү тирәнлеге 22-25 сантиметр, планны икеләтә арттырып үти. Аңа бер гектар җир эшкәрткән өчен 200 гектарга кадәр – 32 сум 33 тиен, 200 гектардан арткан һәр гектарга 40 сум 42 тиен түләнә. Көн саен 2 мең сумнан артык акча эшли. Айга 35-40 мең сум хезмәт хакы ала, – диде әлеге механизаторлар хакында хуҗалык җитәкчесе Вячеслав Чебашев.
Хуҗалыкта Нью Холланд тракторында Фәндүс Якупов Флексикойл тагылма коралы белән
җирләрне төп эшкәртүдә эшли. Ул да 50 гектар урынына 110 гектар җир эшкәртә, Иркәнәш һәм Калморза авылында җирләрне эшкәртеп бетергән. ХТХ-215 тракторында Айдар Насыйров та һәм Павел Лапшин да сынатмый, тырыш хезмәт куялар. К-744 тракторында Шамил Зыятдинов сабан белән 200 гектар җирне сөргән, 1500 гектардан артык җирне АПК агрегаты белән эшкәрткән. Җирләрне төп эшкәртүгә Нью Холланд тракторы белән Марсель Хасанов та кушылган. Хуҗалыкта алар көче белән барлыгы 6,5 мең гектардан артык җирләр төп эшкәртү узган. Николаевка механизаторлары җирләрне
шушы кораллар белән эшкәртеп,соңгы өч ел эчендә уңышны 10-15 процентка күтәрүгә, ашлыкның үзкыйммәтен 10-15 процентка киметүгә ирешәләр.
сан
«Николаевка» хуҗалы-гында план буенча барлыгы 7038 гектар җирне төп эшкәртү уздырырга кирәк. Бүгенге көндә 6750 гектар җирләр эшкәртелгән, бу планга карата 95 процент дигән сүз, шуның 2100 гектары тирәннән йомшартылган.