Районыбызда фермер хуҗалыклары нәтиҗәле үсеш кичерә. Аларның район икътисадындагы өлеше елдан- ел арта. Бу җәһәттән Яңа Маҗын авылындагы Михаил Казанцев иң нәтиҗәле эшләүче фермерлардан санала.
2008 елда оешкан “Казанцев” КФХсы игенчелектә генә түгел, терлекчелектә дә зур максатлар куеп эшләргә тырыша. Быел алар мул уңыш үстерделәр, маллар санын ишәйттеләр. Бүгенге көндә әлеге КФХның фермаларында 200 баштан артык мөгезле эре терлек, 52 баш ат бар. Ел саен диярлек төп көтүгә үзләрендә үстерелгән 20 баш тана кертелә. КФХда барлыгы 97 баш савым сыеры бар, сөтнең сатып алу бәясе артса, сыерлар санын 140 башка җиткерергә исәпләре. Кышкы чорда Мөслим районы эшмәкәре Фәизов сөтнең бер килосын 21 сум 50 тиенгә алган булса, хәзер бу хак 13 сум 50 тиенгә кадәр төшкән. Бүгенге көндә бу фермер хуҗалыгыннан 700 килограмм сөтне Мөслим эшмәкәре килеп алып китә. Сыерларны кап- лату өчен ике баш нәселле үгез сатып алганнар. Әлбәттә бу мөһим башлангычларның артында, иң беренче чиратта, гади хезмәт кешеләре тора. КФХ хезмәтчәннәре: Наталья Габидуллина, Людмила Козлова, Вера Невзорова, Сергей Аникин һәм башкалар. Хуҗалык җитәкчесе белдерүенчә, терлекчелек тармагы шушы фидакарьләргә таяна.
Аларга әле совхоз чорындагы җитештерү күләменә бик ерак. Яңа Маҗын фермерларына табышлы эшләп, урындагы халыкны туендырырга һәм эшләтергә терлекчелек фермаларын тергезәсе бар. КФХда азык базасын киңәйтү белән беррәттән, фермада малларны бәйсез асрауга күчерү бурычын да куя. Бу максатка фермаларда күләмле төзекләндерү эшләре башкарылачак. Силос базын да үз көчләре белән төзеп куйганнар, тиздән әлеге базга силос салачаклар. Кукурузлары да күкрәп үскән, гектарыннан ким дигәндә 350 центнер масса чыгачак. Малларга болынлыклардан 5 әр центнерлы 800 төргәк яхшы сыйфатлы печән хәзерләнгән.
Менә шулай нәтиҗәле үсеш кичерә “Казанцев” КФХсы. Аның эшчәнлеге нәтиҗәлелегеннән чыгып, фермерлык хәрәкәтенең киләчәге дә ышаныч уята.