“РИТЭК” ААҖ “Лукойл” Хәйриячелек фонды белән берлектә Татарстанда быел V конкурсын уздыра. Узган дүрт ел эчендә алар 90 млн сумлык 440 тан артык социаль әһәмияткә ия булган проектларны финансладылар.
Безнең районнан быел да конкурска проектлар җибәрелде. Әлегә алар комиссия каравында, тиздән нәтиҗәләр билгеле булачак. Узган ел җиңүчеләре грант акчаларыннан ничек файдаланганнар? Сезнең игътибарга аларның икесен тәкъдим итәбез.
Тургайлылар һәрчак эзләнүдә
“РИТЭК” ААҖнең һәм “Лукойл” Хәйриячелек фондының IV Социаль һәм мәдәни проектлар конкурсында “Шәфкатьлелек” номинациясендә җиңгән “Тургай” балалар һәм яшүсмерләр приюты грант акчаларына “Социаль дозор” проектын тормышка ашыру өчен байтак эшләр башкарды (приз фонды – 210 мең сум).
Проектны тормышка ашыру барышында приютта тәрбияләнү- челәрдән, хезмәткәрләрдән һәм Иске Матвеевка авылы балала рыннан инициативалы төркем булдырылды. Балалар үзләрен кирәкле, файдалы итеп тойсыннар өчен ирекле хәрәкәткә тартылды, аралашуга сусаган балалар өлкәннәргә ярдәмгә ашыкты. Мәдәният елы кысаларында балалар үзләрен төрле чараларда – журналистикада, сценарийлар язуда, дизайнда сынады.
Балаларны халыкара яклау көненә багышлап уздырылган сабантуй өчен концерт костюмнары грант акчаларына сатып алынды. Болардан тыш төрле темага багышланган акцияләр уздырылды, экскурсияләргә бардылар. Раштуа бәйрәмендә Яр Чаллыда Мәскәүнең Боз театры чыгышларын карадылар, Казанның мавыктыргыч техника музеенда булдылар.
Октябрь аенда “Йөрәкләргә җылы иңдерүче йорт” баш астында хезмәт терапиясе дәресләре циклы уздырылачак.
Иреклеләр эшчәнлеге бүгенге көндә яшьләр арасында бик по пуляр. Аларны оештырганда балигъ булмаган волонтерларга эшчәнлек өчен ирек бирелә.
“Веста” үзәге: “Табигатьне йөрәк белән тою”
Шушы исемдәге проект кысаларында халыкка экологик мәгълүмат бирү өчен үзәккә 155 мең сумлык җиһазлар сатып алынган. Төрле социаль катлам халыкны табигый ресурслардан рациональ файдалану һәм локаль экологик проблемаларны хәл итүгә ярдәм итәрдәй мәгълүмати пропаганда һәм белем бирү-агарту системасын булдыру өчен үзәк мәйданда свето-диодлы табло урнаштырылачак.
Әйтик, свето-диодлы экраннан “Чиста шәһәр”нең презента- цияләре өзлексез күрсәтелеп тора, өмә уздырылу хакында белдерүләр, “Иң яхшы клумба” конкурсыннан видеоязмалар, социаль яктан тискәре булган күренешләр күрсәтелә. Экранны өлкәннәр генә түгел, балалар да карап, җәйге каникуллар чорында табигатьтә булган үзгәрешләр хакында таныша ала. Табигатькә булган тискәре караш та халыкның экологик яктан аз мәгълүматлы булуыннан килә бит.