Исәбебез авыл тарихының моңарчы укучыларга ирештерелмәгән мизгелләре хакында сөйләү. Аны чираттагы III ревизия үткән 1762 ел мәгълүматы белән башлыйбыз.
Ул чагында авылда гомер иткән 35 ир- ат типтәр исәпкә алынган. Табигый ки, укучыда “ә башкортлар кайда булганнар соң?” дигән сорау туарга мөмкин. Анысына болай җавапларга туры килә. Галимнәр безнең төбәктә 1719 елда үткән беренче, 1747 елда уздырылган икенче һәм 1762 елда үткәрелгән өченче ревизияләрдә башкортларның исәпкә алынмаган булуын әйтәләр иде. Хәзер исә аңа 1784 елда үткән дүртенче ревизияне дә өстиләр. Шулай булгач, аларның исәбен 1795 елда үткән Vревизиядән башларга туры килә. Ул исәп алу вакытында авылда 10 йортта яшәгән 75 башкорт һәм 122 ир-ат типтәр теркәлгәннәр.
1816 елда 23 хуҗалыкта гомер иткән башкортлар 136 кешегә җитсә, типтәрләр кими төшеп, 80 ир-атка калган.
VIII нче ревизия (1834) мәгълүмат- ларыннан күренгәнчә, авылдагы 31 өйдә 187 башкорт һәм 175 ир-ат типтәр гомер иткәннәр. Соңгыларының хуҗалыклар саны безгә әлегә билгеле түгел..
1840 елда авылдагы 185 башкорт 50 чети уҗым, 63 чети сабан ашлыгы чәчкәннәр, 2 чети бәрәңге утыртканнар (чети – ярты четверть).
1896 елда башкортлар 185 душка алган җирләрен 355, типтәрләр 177 душка алган җирләрен 333 пайга бүлгәннәр. 1896 елдан соң җирләр яңадан бүленмәгән.
1902 елда 177 йортта 940 вотчиналы башкорт саналганнар 151 хуҗалыкта 756 типтәр гомер сөргәннәр.
1912 елда башкортлар 2425, типтәрләр 944 дисәтинә җирдән файдаланганнар. Беренчеләре 1422 баш, икенчеләре 2021 баш терлек тотканнар. Вотчина хуҗалары булганнарның 23 хуҗалыгы атсыз, 43 е савым сыерсыз, типтәрләрнең 45 е атсыз, 57 се савым сыерсыз яшәгән.
Кантуннар чорында (1798-1850) җаваплы хезмәттә булган дәвеклеләр күп булмаган. Шуларның берсе 1781 елда туган отставкадагы зауряд – Хорунжий Сәйфулла Рәхмәтуллин. 1834 елда аңа 53 яшь тулган булган.
“Дәвегем – дәү илем” китабыбызда (Минзәлә, 2002) без авыл мәчете имамнары хакында сөйләгәндә 1837 ел, 4 февральдә имам итеп билгеләнгән Габделнасыйр Габдрахманов турында язган идек. Хәзер исә мәхәлләдә аңарчы хезмәт куйган имам да мәгълүм булды. Ул – Габдерәфыйк Уразаев. Әмма шунысы бар, 70 яшен тутырган хәзрәт, үзе дә 1827 елда вафат булган. Ә дин йортының азанчысы булып 27 яшендәге Габделнасыйр Габдрахманов эшли башлаган.
Авылда гомер иткән дәвеклеләрне яшьләре буенча күзебездән кичерсәк, менә шундый нәтиҗә ясый алыр идек. Авылда без сөйли торган заманда иң өлкән кеше булып бакыйлыкка күчкән Ярмөхәммәт Солтанов 72 ел, Рәхмәтулла Әхмәдин – 71, мулла Габдерәфыйк Уразаев 70 яшькә җиткәннәр. 60 яшьтән 69 гача яшәгәннәр 4, 50 дән 59 гача – 6, 40 та 49 яшькә чаклы 9, 39 яшькә җиткән һәм аннан кечерәк яшьтәгеләр 72 кеше.