Торак пункты тәүге тапкыр 1703 елда Умьядка исеме белән телгә алына, 1713 елгы документта ул Кумъеда, 1716 елгысында – Урыс Кумъедасы, 1735 һәм 1739 еллардагы эш кәгазьләрендә – Маҗын, ә 1743 елгысында инде Иске Маҗын дип атала. 1795 елда үткән V ревизия спискаларында – авыл Кумьятка, Маҗын. Ул чагында 48 хуҗалыкта 267 кеше исәпкә алынганын да әйтик.
1859 елда авылда 773, 1884 елда – 1141 кеше яшәгән булса, 1896 елда инде 1454 кеше гомер иткән. Шул ук елны авылда эшләгән крәстиян ширкәте дә исәпкә алынган. 1898 елда җир салымы түләүчеләр һәм алар файдаланган җир мәйданнары белән дә танышыйк. С.Н.Самов, становой пристав, биләгән барлык җире 1222 д. Шуның 315 дисәтинәсе сөрү җирләре, 142 дисәтинәсе – болын, 765 дисәтинәсе – урман. Соңыннан маҗынлыларга бирелгән .
Е.Ф.Горбушина биләмәсе 200 дисәтинә сөрү җиреннән һәм 542 дисәтинә урманнан торган.77 хуҗалыктан торган Иске Маҗын ширкәте 237 дисәтинә сөрү җире һәм 163 дисәтинә урман хуҗасы булган.
Г.К.Лебедев 60 дисәтинә сөрү җире һәм 2 дисәтинә урман хуҗасы. Лебедевларның икенчесе Илья Федорович 17 дисәтинә сөрү җире һәм 8 дисәтинә урман тоткан. К.И.Лебедев, М.И.Клещевников һәм И.К.Пакшиннарның гомуми биләмәсе 30 дисәтинә урман.
Авыл тиз үскән. Аннан башка урыннарга күчеп китеп, авыллар, поселоклар нигезләүчеләр дә аз булмаган. Беренче итеп, Максимовка, Александровка, Иске Маҗын отрубын атыйбыз. Ул тәүге тапкыр 1730 елда телгә алына. 1858 елда анда 15 кеше, 1902 елда 15 ир-ат яшәгәннәр, 1913 елда бары бер гаилә генә яшәп калган.
1906 елда Иске Маҗында 1468, 1913 елда 1856 кеше яшәгән, 1922 елда халык саны 1885 кеше. Күрәсең, шул еллардан авыл үзе дә ике исем белән аталып, ике торак пункты буларак йөртелеп алган. Аларын да укучыларыбызга ирештерик. Верховой поселогына 1439 дисәтинә җир ызанлап бирелгән. Шуның 952 дисәтинәсе сөрү җирләре, 148 дисәтинәсе болын, 220 дисәтинәсе көтүлекләр, 41 дисәтинәсе ихаталар астында. Вакыты дип 1928 ел, 28 ноябрь көне аталган. Рәсмиләштерү датасы, күрәсең.
Орловка поселогына барысы 559 дисәтинә, сөрү – 410, болын – 55, көтүлекләр – 44, ихаталары астында 16,5 дисәтинә. 1928 елның 24 феврале. Кожевниково поселогына 342 дисәтинә. Шуның 244е сөрү, 31е – болын, 5е – көтүлекләр, 48 дисәтинә урман, 11 дисәтинәсе ихаталар астында. 1926, февраль. Маевка поселогына 250 дисәтинә. Аның 223 дисәтинәсе сөрү җирләре, 12 дисәтинә көтүлекләр, 8,8 дисәтинәсе поселоктагыларның ихаталары астында.Образцовый поселогына 216 дисәтинә. Аның 208 дисәтинәсе сөрү җирләре, 6,1 дисәтинәсе поселоктагыларның ихаталары астында. Журавлевка, Максимовка, Коваловка поселоклары да бары иске маҗынлылардан гына торган. Вязовка, Войково, Яңа Колесниково (Росстеряевка) поселокларына да күчеп утыручылар булган. Заманында аталганча, бары да умьядкалылар.