Җирле совет 1930 елда башкарган эшләре хакында 1931 елның 12 гыйнварында хисап тоткан. Җыенга барысы 88 кеше катнашкан. Аларның 18 е авылда оештырылган “Красный пахарь” колхозы әгъзалары булса, 70 е ялгыз хуҗалык алып баручылар була.
Колхоз отчеты буенча информациядә мәгълүматлар китерелми. Күрәсең, аларның отчеты башка беркетмә белән рәсмиләштерелгәндер. Шул сәбәпле, бүген китерелгән саннар авылның ялгыз хуҗалык булып яшәүчеләре хакында гына.
Дәүләткә алар 4442 пот урынына бары 1829,5 пот кына ашлык тапшыра алганнар һәм дәүләткә 2612,5 пот бурычлы булып калганнар.
2300 пот урынына бәрәңгене дә 1126 пот 13 кадак кына тапшырганнар.
Авыл кешеләре түләргә тиеш булган 1731,21 сум авыл хуҗалыгы салымының 75,62 сумы чигерелгән, ә 1640,33 сумын түләгәннәр. Түләргә тиеш дип билгеләнгән страховой түләүләре 1434,47 сум булса, аның 9,88 сумы чигерелгән һәм 1386,20 сумын түләгәннәр. 1285 сум салынган “5 еллыкны 4 елда” үтик заемын богодаровкалылар тиененә чаклы түләп бетергәннәр.
Богодаровкалылар тракторлы булу өчен 1052 сум задатка да биреп куярга тиеш булалар. Әмма алар аны 818,77 сум гына итеп үтәгәннәр.
Авыл кешеләре 1357,05 сум үзара салым түләргә тиеш булганнар. Әмма күпме түләгән булулары турында информациядә мәгълүмат китерелми.
Узган елны алган чәчү орлыгы өчен авыл кешеләре 1763,03 сум түләргә тиеш булганнар, 1670,02 сумын түләгәннәр. Страховой фондка салырга тиеш булган 447,4 пот бөртекнең 326,27 потын гына сала алганнар.