Бу көннәрдә Минзәләдә муниципаль хезмәткәрләр спартакиадасы булып узды

2014 елның 29 сентябре, дүшәмбе

Ярышларда Минзәлә, Актаныш, Алабуга, Мамадыш, Менделеевск, Мөслим, Тукай, Әгерҗе районнарыннан килгән муниципаль хезмәткәрләр катнашты.

Командалар волейбол, шахмат, мини-футбол, теннис, баскетбол, бадминтон һәм җиңел атлетика буенча үзләренең осталыкларын сынадылар.

Республика муниципаль хезмәткәрләр спартакиадасы җиңүче булып Мамадыш районы билгеләнде. Алар өч ел рәттән беренчелекләрен бирмиләр. Минзәләлеләр икенче урынны яуладылар.

Иртәгә, 27 сентябрьдә, 10 сәгать 30 минутта үзәк стадионда җиңел атлетика, 11сәгатьтә – “Олимп” спорт мәктәбендә өстәл теннисы, 11 сәгатьтә 1нче урта мәктәптә баскетбол, шул ук вакытта “Юбилейный”да бадминтон буенча ярышлар үтәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International