Агымдагы елның 4 сентябрендә ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның 2015 елны ТРда парклар һәм скверлар елы дип игълан итү хакындагы Указы дөнья күрде.
Парклар һәм скверлар елын җәмәгатьчелекнең игътибарын территорияләрне комплекслы үстерү, төзекләндерү һәм яшелләндерү мәсьәләләренә җәлеп итү, халыкка уңайлы шартлар тудыру максатыннан игълан итәргә, диелә Указда.
Ә безнең Минзәләдә моңа алдан әзерлек башланды. Быел язын Рес- публикада “Бердәм Россия” көннәре үткән иде. Шуның нәтиҗәсе буларак, Хөкүмәтебез халык социаль проектларына конкурс үткәрде. Конкурс нәтиҗәләре буенча шәһәребездәге Җиңү паркын төзекләндерү проекты (проектның инициаторы – Балалар иҗат йорты директоры Ольга Ильина) җиңеп чыгуы турында минзәләлеләр хәбәрдар инде, әлеге проект рес- публика бюджеты аша финансланачак, моның өчен 580 мең сум акча бүлеп бирелде. Дөрес, проектны тулысынча тормышка ашыру өчен 5 млн 600 мең сум таләп ителә, калган сумма район бюджетыннан бүлеп бирелер дип көтелә. Проектны тормышка ашыру буенча шушы көннәрдә эш башланып китте: Алексей Вышенский җитәкчелегендәге “Чистый город” ҖЧҖ паркта велосипедчылар юлын ясарга кереште.
– Башта юл ясалачак участоктагы җирнең өске катламы кырдырып алынды, хәзер ком ташыйлар, шуны тигезләп җәябез, аннары асфальт салыначак, – диде биредәге эшче Виктор Тарасов
Флүрә МУСИНА