Ихтыяр көчен ныгыта

2014 елның 29 сентябре, дүшәмбе

1996-2000 елгы яшүсмерләр арасында татарча көрәш буенча Минзәлә районының ачык шәхси команда беренчелеге авыл хуҗалыгы техникумы призына үтте. Ярышлар капиталь ремонттан соң танымаслык булып үзгәргән шушы уку йортының спорт залында булды.

 Анда районыбызның уку йортлары һәм “Юбилейный” спорт мәктәпләрендәге көрәш секцияләрендә шөгыльләнүчеләр арасыннан сайлап алынган 46 көрәшче катнашты. Алар 45 кг га кадәрге үлчәүдән алып 80 кг га һәм аннан да югарырак үлчәүдә, барлыгы 7 үлчәү категориясендә көч сынаштылар.

Әлеге чарада район башлыгы Айдар Салахов чыгыш ясады. “Көрәш буенча район күләмендә генә түгел, республика, хәтта Россия буенча да яхшы нәтиҗәләргә ирешелә, уңышларыбыз бар икән, бу – сезнең шушы спорт төре белән системалы шөгыльләнүегез нәтиҗәсе. Арагызда разрядлы спортчылар да булуы – тренерларыгызга да зур бәя ул”, – дип Минзәлә спортчыларының бүгенге уңышларын билгеләп үтте ул.

Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумы директо­ры Эльвира Фәттахова, милли көрәш федерациясенең район буенча башкаручы директоры Язкәр Биҗанов үзләренең чыгышларында яшь спортчыларга уңышлар теләделәр. Ярышларны карарга килүче кунаклар арасында милли көрәш буенча ТРның спорт мастеры, профессор, Россиянең атказанган тренеры Рәкыйп Фәйзуллин, шәхси эшмәкәр Мәхәсим Вәлиев, районыбызның спорт ветераннары Мәүләветдин Закиров, Фәрит Хәмәтдинов һ.б.лар бар иде. Ярышларның иганәчеләре “Заиковский” хуҗалыгы җитәкчесе Радик Фәттахов, шәхси эшмәкәр Язкәр Биҗанов булды. Ярышлар башланыр алдыннан район данын яклап күп тапкырлар республика, Россия күләмендәге ярышларда җиңү яулаган көрәшчеләр – авыл хуҗалыгы техникумы студентлары Илгиз Галимовка, Рамис Мөхәметдиновка (тренерлары Рәмзил Бәдриев), Иркәнәш мәктәбеннән Данис Гәрәевкә (тренеры – әтисе Фәнияр Гәрәев) бүләкләр тапшырылуы башка көрәшчеләрне дә җиңүләргә рухландырды.

Әйе, бу көнне үткән ярышлар гадәти түгел иде: “Юбилейный” спорт мәктәбе 1996-1998 елгы яшүсмерләр арасында озакламый узачак ТР беренчелегендә катнашачак район җыелма командасын шушы ярышлар нәтиҗәсендә туплады. Шуңа күрә дә команда составына керү өчен ярышларда катнашучы һәркем бөтен осталыгын куеп көрәшергә тырышты, призлы урын яуларга омтылды. Ярышларда катнашучыларның осталыгын судьялар гына түгел, спорт ветераннары да күзәтеп, сынап торды, якыннары, дуслары аларны җилкендереп утырды. Үзләренең кул астында шөгыльләнүче шәкертләре өчен тренерлар тагын да көчлерәк җан атты, “Әйдә, әйдә, син булдырасың” дия-дия исемнәре белән эндәшеп, аларга көч-куәт биреп тор­дылар. Ярышларның баш судьясы Рәмзил Бәдриев иде. Ул микрофоннан һәрбер көрәшчегә бәя биреп, аларның уңышлары турында таныштырып бар­ды, ара-тирә кисәтүләре дә яңгырап алды.

Көрәшченең осталыгын минутлар гына да түгел, секундлар да хәл итә. Келәмдәге теге яки бу яшүсмер хакында “Менә җиңә, менә алып ата”, диеп уйларга да өлгермисең, ул я көндәше астында кала, яисә көрәш өчен бирелгән вакыт үтеп китә. Җиңүләрне исә тренировкаларга даими йөрүче, ихтыяр көченең ныклыгы, осталыгы, җитезлеге белән аерылып торганнар яулый. Бу юлы җиңүчеләр пьедесталена кемнәр күтәрелде соң? 45 кг га кадәр үлчәүдә Руслан Шәйдуллин, 50 кг га кадәр – Фәргать Талипов, 55 кг га кадәр – Данияз Гыйльфанов(өчесе дә Хуҗәмәт урта мәктәбеннән), 60 кг га кадәр – Илгиз Галимов (техникум), 65 кг га кадәр – Айдар Фәттахов (1 нче урта мәктәп), 75 кг га кадәр – Данис Гәрәев (Иркәнәш), 80 кг га кадәр – Булат Сәрваров (гимназия), 80 кг дан югары үлчәүдә авыл хуҗалыгы техни­кумы студенты Рамис Мөхәммәтдинов беренче урыннарны яуладылар. Үз үлчәү авырлыкларында призлы урыннарны алучылар медальләр, грамоталар белән бүләкләнде, беренче урыннарны яулаучыларга болардан тыш кубоклар да тапшырылды.

Районның ачык шәхси команда беренчелегендә Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумы командасы (тренер Рәмзил Бәдриев) җиңүче дип табылды. Икенче урынны Хуҗәмәт урта мәктәбе (тренер Флүр Галиев), өченче урынны Иркәнәш төп гомуми белем бирү мәктәбе (тренер Фәнияр Гәрәев) яулады. Җиңүче командага кубок тапшырылды, призлы урынны алучы командалар дипломнар белән бүләкләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International