Сочи китапханәчеләрне җыйды

2014 елның 29 сентябре, дүшәмбе

Сочи шәһәрендә “Китапханәләр аша киләчәккә” дип аталган XIV Халыкара конференция булып узды. Аның максаты – китапханәләрнең эффектлы һәм заманча методлар ярдәмендә бүгенге көн яшьләре таләпләренә җайлаша алу юлларын табу. Әлеге конференциядә катнашу бәхете миңа да елмайды.

Конференция эшендә РФ Мәдәният министрлыгы вәкилләре, “Мәгълүмат бар кеше өчен дә” ЮНЕСКО программасының Россия комитеты президенты Евгений Кузьмин, Россиянең уку ассоциациясе президенты, технология фәннәре кандидаты, профессор Наталья Сметанникова, Россия һәм якын чит илләрдәге федераль, республика, край, өлкә, муниципаль китапханә җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.

Сочи шәһәрендә мин 2005 елда булган идем. Олимпиададан соң күп нәрсә үзгәргән. Яңа заманча биналар калкып чыккан, аларның барысы да халык өчен. Без Кызыл Аланда, Роза-Хуторда, курорт шәһәр Сочи тарихи музеенда, Олимпия паркында булдык. Тулы бер көнебезне Россия халыкара Олимпия университетында уздырдык. Университет 2014 елда булган Олимпия уеннарын саклаучы төп архив булып тора. Аның фәнни-тикшеренү эшчәнлеге Сочида узган ХХII Олимпия һәм XI Паралимпия уеннары мирасын саклауга юнәлдерелгән.

Әлеге университетның ишекләре һәр ил студентына ачык. Укуга түләү 15 мең шартлы берәмлекне тәшкил итә. Бер шартлы берәмлек АКШның 1 долларына тиң. Әлеге уку йорты спорт һәм физик культура өлкәсендә эшләүче белгечләр әзерләү буенча төп үзәк булып тора.

Университетның китапханәсен күргәч, исебез китте. Китапханә структурасына 3 электрон уку залы кергән, RFID-комплекс урнаштырылган. Шул сәбәпле китап юллау процессы бары тик 1 минут вакытны гына ала. Автоматлаштырылган терминал, китапларны кайтару станциясе, китаплардагы электрон тамга үз-үзеңә хезмәт күрсәтергә һәм фондның сакланышын тәэмин итәргә мөмкинчелек тудыра. Бердәм ID картасы укучы билеты булып тора. Безгә дә әлеге терминалда эшләп карарга рөхсәт иттеләр. Бу безнең өчен ниндидер бер фантастик әйбер кебек булды.

Минск шәһәреннән килгән язучылар Андрей Жвалевский һәм Евгения Пастернак белән иҗади очрашулар оештырылды. Бүгенге яшьләр өчен иң күренекле китап авторларыдыр алар, мөгаен. Ни генә язсалар да, аларның һәр әсәре тиз арада популярлаша. Без “Время всегда хорошее” китабы презентациясендә дә катнаштык, автографсессия оештырылды.

сан

Анда Россиянең 33 регионыннан һәм 5 якын чит илдән 620 вәкил катнашты. Барысы 54 чыгыш тыңланды.

Әлфия НӘБИЕВА,

үзәкләштерелгән китапханә директоры

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International