Минзәләдә язучылар белән очрашу булды

2014 елның 26 сентябре, җомга

Үзәкләштерелгән китапханәдә Чаллы шәһәрендә яшәп иҗат итүче, әсәрләрен халык яратып өлгергән, үз иткән язучы Зифа Кадыйрова, күптөрле котлау шигырьләре, балалар өчен 40 тан артык шигырьләр җыентыгы чыгарган, бигрәк тә “Күңел” радиосы аша халык күңеленә үтеп кергән шагыйрә Әлфия Ситдыйкова белән очрашу узды. Ике сәгатьтән артык барган аралашу барышында районыбызның китап сөючеләре рухи яктан баедылар, рәхәтләнеп ял иттеләр.

Очрашу турында тулырак язманы “Минзәлә”-“Мензеля” район газетасы битләреннән укый аласыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International