26-27 сентябрьдә муниципаль хезмәткәрләр спартакиадасының зона этабы үтә.
Республиканың 8 районыннан килгән командалар волейбол, шахмат, мини-футбол, теннис, баскетбол, бадминтон һәм җиңел атлетика буенча ярышачак- лар. 26 сентябрьдә, 10 сәгать 30 минутта, “Юбилейный” спорт залында – ачылу тантанасы. Шунда ук 11 сәгатьтә шахмат буенча ярышлар башлана. Шул ук вакытта авыл хуҗалыгы техникумының һәм 1 нче урта мәктәпнең спорт залларында волейбол буенча ярышлар узачак. 27 сентябрьдә 10 сәгать 30 минутта үзәк стадионда җиңел атлетика, 11 сәгатьтә – “Олимп” спорт мәктәбендә өстәл теннисы, 11 сәгатьтә 1 нче урта мәктәптә баскетбол, шул ук вакытта “Юбилейный”да бадминтон буенча ярышлар үтәчәк.