Техникумда акча эшләргә өйрәнәчәкләр

2014 елның 3 сентябре, чәршәмбе

Шәһәребезнең Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумында да капиталь ремонттан соң яңа уку елы гадәттәгечә 1 сентябрь көнне башланып китте.

Авыл хуҗалыгына бел- гечләр әзерләү техни­кумына студентларны Белем бәйрәме белән тәбрикләргә район башлы­гы Айдар Салахов һәм ТР авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек министрының тер­лекчелек буенча урынбаса­ры Нәҗип Хаҗипов, район авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек идарәсе начальни­гы Юрий Исламов, район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Светлана Пан­кова, дәүләт нәсел пред­приятиесе начальнигы Евгений Куприянов, элек техникумда укыткан вете­ран укытучылар да килгән иде. Техникум директоры Эльвира Фаттахова сту­дентларны Белем бәйрәме белән тәбрикләде. Аннары Айдар Салахов сүз алды: – Авыл хуҗалыгы технику­мы зооветеринария, нәсел эше кадрлары әзерләү бу­енча ресурс үзәге булачак, мондый уку үзәге респу­блика күләмендә алдынгы булырга тиеш, чөнки монда уку һәм яшәү өчен бөтен шартлар тудырылган. Ул килгән халыкны Белем бәйрәме белән тәбрикләде. Нәҗип Хаҗипов үз чыгы­шында техникумда соңгы елда зур төзелеш эшләре башкарылуын билгеләп үтте, һәр елны үзгәрешләр кертелүен, ул бу уку йор­тында укучыларның бөтен төр юнәлешләрдә дә белем дәрәҗәсе юга­ры уку йортларында уку­чы студентлардан түбән булмаска тиешлегенә, киләчәгегез шушы уку йор­тыннан башлана, авыл хуҗалыгы үстерү програм­масында катнашып, акча эшләргә кирәклеген ассы­зыклады. Аннары техникум җитәкчелеге яхшы укыган, иҗтимагый эшләрендә ак­тив катнашкан, шулай ук урып-җыю эшендә эшләгән бер төркем студентларга Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатлары һәм акчалата премияләр тапшырды.

безнең белешмә

Быел авыл хуҗалыгы техникумына барлыгы 92 студент кабул ителде, аларның барысы да дияр­лек техникумның тулай то­рагына урнаштырылды.

Дилфас ГАЛИЕВ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International