Яңартылган мәктәп

2014 елның 3 сентябре, чәршәмбе

31 август көнне район башлыгы Айдар Салахов, “Сетевая компания” генераль директоры Илшат Фәрдиев, “Татспиртпром”ААҖ генераль директоры Гиоргий Куприянов, ТР мәгариф һәм фән министрының урынбасары Светлана Гыйниатуллина, оешма, предприятие җитәкчеләре яхшы итеп капиталь ремонтланган шәһәребезнең коррекция-интернат мәктәбендә булдылар.

 Алар балаларны һәм укытучыларны Белем бәйрәме белән тәбрикләделәр, уңышлар теләделәр. Әлеге би­наны ремонтлаучы ”Промжилстрой” ҖЧҖ (Сергей Ва­сильев) төзүчеләре, мәктәп коллективы көчен кызган­маганнар. Бу мәктәптә төзүчеләр барлыгы 51 млн 200 мең сумлык төзү эшләре башкарган. Әлеге мәктәптә барысы 173 тәрәзә генә алыштырылган.

Белем көнен район башлыгы Айдар Салахов ачып җибәрде, ул бу мәктәпкә 1999 елда Илшат Фәрдиев, Гиоргий Куприяновлар үз инициативалары белән булы­шуларын, ремонт вакытында 130 кеше эшләвен, шул ук вакытта коллективта эшләүче укытучыларга өчләтә авырга туры килүен билгеләп үтте. Килгән кунаклар үз чыгышларында балаларны һәм укытучыларны Белем бәйрәме белән тәбрикләп яңа уку елында яхшы итеп укырга, укытучыларга түземле булырга кирәклеген ас­сызыклап үттеләр.

Бу мәктәпкә “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акция­се кысаларында химаячеләр тарафыннан барлыгы 4 млн сумнан артык матди ярдәм күрсәтелгән, балалар­га хезмәткә өйрәнү өчен төрле инструментлар, ста­ноклар, верстаклар, интерактив такталар, парталар биргәннәр.

Чыннан да мәктәп бик матур килеп чыккан. Бинаны бизәгәндә төзүчеләр заманча материаллар кулланган. Күңел җылысын салып эшләгәннәре күренеп тора. Бүлмәләр дә, җиһазлар да заманча зәвыклы. Район башлыгы Айдар Салахов һәм мәктәп директоры Камил Нәҗмиев шушы мәктәпкә булышкан җитәкчеләргә район башлыгының Рәхмәт хатларын, мәктәпнең Мактау кәгазьләрен тапшырды. 

саннар

Узган ел бу мәктәптә барлыгы 120 бала белем алган, аларның 49 ы ятим бала. 2013-2014 уку елында бу мәктәпне 11 бала тәмамлады, алар Казан, Бөгелмә, Түбән Кама һәм Мамадыш шәһәрләренең һөнәри белем бирү йортларына укырга урнаштырылганнар. Быел әлеге мәктәптә 108 бала укый, шуларның 35 е ятим бала, калганнары – Минзәлә районыныкы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International