Яңа Маҗын гомумбелем бирү мәктәбендә квалификацияле укытучылардан җыйналган тату коллектив эшли.
Укытучылар коллективы ак- рынлап кыскарып бара, ләкин күңелебез белән без һәрвакыт бергә. 30 еллар дәвамында балаларга белем генә биреп калмыйча, үзенең мәхәббәтен, күңел җылысын да бүләк иткән педагоглар – Аксенова Елена Семеновна (башлангыч сыйныфлар укытучысы), Аникин Валерий Леонидович (технология һәм физкультура укытучысы), Крючкова Наталия Александровна (башлангыч сыйныфлар), Кузнецова Надежда Ильинична (башлангыч сыйныфлар), Белянинова Любовь Сергеевна (физика укытучысы).
Укытучының белемен, методик осталыгын, эрудициясен укучылар бик тиз күреп алалар. Балалар үз эшләренең остасы булган, 20-25 ел буе мәктәптә тырыш хезмәт куйган Аникина Наталья Леонидовнага (химия, биология укытучысы), Янова Альфира Зиннур кызына (математика), Аникина Вера Ивановнага (география, рәсем), Кузнецова Лира Закирҗан кызына (башлангыч сыйныфлар), Шумилева Елена Григорьевнага (немец теле) зур хөрмәт белән карыйлар.
Балаларга дәрес бирү, фәннәрне аңлату – бер нәрсә, ә менә баланы аны үзе теләп укырга, китаплардан кызыксынып өстәмә мәгълүмат тупларга өйрәтү – икенче нәрсә. Балага үз фәне дөньясына ишек ачканда, укытучы аны бу дөньяда яшәргә өйрәтергә дә тиеш. Балаларга белем бирүләренә дистә ел булган укытучыларыбыз Титова Ольга Александровна (рус теле һәм әдәбияты), Мельникова Ләйсән Сәхәбетдин кызы (татар теле һәм әдәбияты) үз хезмәтләрен тырышып башкаралар. Шулай ук мәктәбебездә тәҗрибә туплаган укытучыларга ияреп үсүче яшьләребез дә бар. Чуркина Ольга Витальевнага (рус теле һәм әдәбияты), Мордвинова Эльза Георгиевнага (татар теле һәм әдәбияты) талантлы укучылар һәм хезмәт уңышлары телибез.
Укытучы һөнәре катлаулы һөнәр. Ул кешедән тирән белем генә түгел, рухи көч, сабырлык һәм батырлык та таләп итә.
Надежда КАЗАНЦЕВА,
мәктәп директоры