Район мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре утырышында шундый тәкъдим яңгырады.
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты июль-август айларында безнең районда планлаштырылган тикшерү уздырды.
Педагогларның август конференциясеннән соң Балалар иҗат йортының актлар залында шушы тикшерүнең нәтиҗәләре бәян ителде. Утырышта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Гөлнара Габдрахманова, департаментның мәгариф сыйфатына бәя бирү бүлеге начальнигы Лилия Сәүбәнова, мәгариф сыйфатына дәүләт контроле бүлегенең әйдәп баручы консультанты Әлфия Әхәтова, районның мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре катнашты.
– Без “тере материал” белән эш итәбез. Укучыларга бүген тиешле белем бирмәсәк, иртәгә алардан берни дә ала алмаячакбыз. Барысын да стандартларга туры китереп башкарырга кирәк, – диде министр урынбасары Гөлнара Габдрахманова.
сан
Районда 17 гомумбелем бирү, 32 – мәктәпкәчә белем, 4 – өстәмә белем, 2 – адаптацияле белем бирү учреждениесе һәм 1 учредитель – башкарма комитет тикшерелде.