Шәһәребездә Республика көне зурлап билгеләп үтә

2014 елның 2 сентябре, сишәмбе

Октябрь мәйданында бәйрәмне  район башлы­гы Айдар Салахов котлавыннан башланды. ТР президент исеменнән котлау сүзе белән ТР Пре­мьер министры урын­басары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фаттахов чыгыш ясады. Бәйрәм кәефен күтәреп кунаклар алдында район фольклор ансамбелләре (Николаевка, Яңа Мәлкән, Воровский исемендәге авыл җирлеге), шулай ук Федор Кузнецов чыгыш ясады. Ярминкәгә рай­он агрофирмалары, хуҗалыклары, авыл җирлекләре, эшмәкәрләр үз продукцияләрен алып килгәннәр.

Авыллар шәһәр халкына дуңгыз һәм сыер итләре, бодай, арыш, борчак, арпа, су­ган, аш чөгендере, кишер, һәм бал продукцияләре, катнаш азык тәкъдим иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International