Котлау сүзе

2014 елның 30 августы, шимбә

Хөрмәтле Минзәлә халкы, район кунаклары!

Сезне Татарстанның дәүләт бәйрәме – Республика көне белән чын күңелдән тәбрик итәм! Татарстанда яшәүче халыкларның тынычлык, татулык һәм иҗади үсеш хакына берләшүен гәүдәләндерүче бу бәйрәм безнең һәркайсыбызга республикабызның бай тари­хы, мәдәнияте һәм икътисади мөмкинлекләре белән хаклы рәвештә горурланырга мөмкинлек бирә.

Район җитәкчелегенең әлеге рухи һәм матди кыйммәтләргә нигезләнгән һәм Минзәләне үстерүгә, халкыбызның тормыш дәрәҗәсен күтәрүгә йөз тоткан курсы тагын да зуррак уңышларга ирешүгә ярдәм итсен!

Сезгә, туганнарыгызга һәм якыннарыгызга ныклы сәламәтлек, бәхет, иминлек һәм уңышлар телим! Киләсе көнгә ышаныч белән карыйк, тырышлык белән, җаваплылык тоеп эшлик. Республика көне котлы булсын!

Айдар Салахов, муниципаль район башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International